Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина йөртүчеләрне камералар күзәтәчәк

Ел башыннан Чаллыда 256 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 8 кеше үлгән, 309 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр, яралар алган. Шулай да бәхетсезлекләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15%ка кимегән. Аның каравы үлүчеләр саны 2 тапкыр арткан.

"Узган ел юл-транспорт фаҗигаларында 4 кешенең гомере өзелгән иде. Ә быел август аенда гына да ике кешене югалттык, - ди Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков. Мондый бәхетсезлекләрнең төп сәбәбе - юл кагыйдәләрен үтәмәү, үзеңнең тормышыңа битарафлык күрсәтү".

Һәлакәтләрнең 30%тан артыгы маневр ясау кагыйдәләренең бозылуы белән аңлатыла. Быел шул сәбәпле 65 юл-транспорт һәлакәте булган. Юл киселешләрен һәм җәяүлеләр кичүен төгәл үтәмәү дә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Юл һәлакәтләре иң күп була торган көн - дүшәмбе. Ел башыннан бу көндә 45 авария теркәлгән. Аларда 1 кеше үлгән, 59 кеше яраланган. Икенче урында - җомга. Һәлакәтләр 15-18 сәгатьтә аеруча күп була икән.

Чаллы шәһәренең дәүләт автоинспекциясе, юлларда бәхетсезлекләрне киметү максатыннан, башкарма комитетка видеотеркәгечләр алу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Алар "стоп-линия" кагыйдәсен бозган машина йөртүчеләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Лилия Пожарская әйтүенчә, камераларны һәлакәтләр еш була торган юллар киселешләренә куярга планлаштыралар. Алар арасында Яр Чаллы педагогия университеты, Тынычлык - Автозавод проспектлары киселеше, беренче автомобиль юлы, Сөембикә - Татарстан урамы киселеше, Чулман - Х.Туфан проспектлары киселеше һәм башкалар бар. "Болар юл һәлакәтләре күп була торган урыннар. Күп очракта чиратны бозу нәтиҗәсендә машиналар бәрелешә дә инде", - ди Лилия ханым.

Шунысы игътибарга лаек, шәһәрдәшләр дә бу яңалыкка каршы түгел:

Фәридә Камалова, эшмәкәр:

- Мин һәр өлкәдә һәр кеше кануннарны үтәргә тиеш дип саныйм. Кагыйдәләрне бозалар икән, алар штраф түләргә тиешләр.

Айзирәк Гарифова, студент:

- Мин быел гына машина йөртү таныклыгы алдым. Кагыйдәләрне бозмыйча йөрергә тырышам. Үзләренең һәм башка кешеләрнең тормышын куркыныч астына куючыларга ачуым килә. Аларның күпчелеге "стоп-линия"дә туктауны кирәк дип тапмый. Әлеге билге янына камера куюның зыяны булмаячак. Кесәләрендә акча бетсә, кагыйдәләрне үти башларлар, бәлки.

Гали Гыйльмуллин, пенсионер:

- Мин Чаллыда пассажирлар йөртү предприятиесендә эшләп лаеклы ялга чыктым. Автобуста шәһәр буйлап халык ташыдым. Бер тапкыр да кагыйдә бозып, штраф түләгәнем булмады. Юл ашыкканны яратмый. Юкка гына "Ашыккан ашка пешкән", дими бит татар халкы. Юлда кагыйдәләрне бозмыйча, әкрен генә йөрсәң беркем дә зыян күрмәячәк... Безнең халык бик азды, штраф түләтмичә аны җиңеп булмый. Һәр билге янына камера куйсалар да, мин каршы түгел. Минем кебек аек акыллы кешеләр шәһәрдә күптер дип уйлыйм.

Стоп-линия"не узган машина йөртүчеләргә штраф күләме 800 сум. Белгечләр әйтүенчә, Казанда мондый камералар эшли икән инде. "Стоп-линия"гә керүне контрольдә тота башлау буенча Татарстан Россиядә беренче булган.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев