Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәчет өлкәннәрен хөрмәтләделәр

Чаллының "Нур-Ихлас" мәчетендә 23 февраль алдыннан мәчет картларын хөрмәтләү мәҗлесе уздыру гадәткә керде. Быел мондый чара 18 февральдә үтте. Аның барышында мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды, быелга ниятләнгән эшләр хакында сөйләде. Ул шулай ук мәҗлесләрдән иң күп садака алып кайтучы бабайларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды....

Чаллының "Нур-Ихлас" мәчетендә 23 февраль алдыннан мәчет картларын хөрмәтләү мәҗлесе уздыру гадәткә керде. Быел мондый чара 18 февральдә үтте. Аның барышында мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды, быелга ниятләнгән эшләр хакында сөйләде.

Ул шулай ук мәҗлесләрдән иң күп садака алып кайтучы бабайларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Шулай ук ревизия комиссиясенең мәчеттәге хуҗалык-финанс эшләре торышы турындагы отчеты тыңланды. Ревкомиссия рәисе Хәйдәр хаҗи Низамов аларның төгәллек белән алып барылуын, финанс бозу очраклары булмавын хәбәр итте. Мәҗлестә катнашучылар мәчет эшчәнлеген җанландыру буенча үз тәкъдимнәрен дә әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев