Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда модельләр җыючылар һәм иҗат итүчеләрнең халыкара слеты үтте

Ба­ла­чак уен­на­ры алар өчен про­фес­си­о­наль шө­гыль­гә әй­лән­гән. Яр Чал­лы­да ал­тын­чы тап­кыр тө­бә­ка­ра мо­дель­ләр иҗат итү­че­ләр сле­ты үт­те. Ка­зан, Әл­мәт, Уфа, Са­ма­ра, Толь­ят­ти ке­бек эре шә­һәр­ләр­дән ави­а­ция, мах­сус тех­ни­ка, рет­ро ма­ши­на­лар, ро­бот һәм чын ма­ши­на­лар­ның ми­ни­а­тюр нөс­хә­лә­рен күр­сә­тер­гә дип, шак­тый гы­на ос­та җы­ел­ды. Кат­на­шу­чы­лар ара­сын­да өл­кән яшь­тә­ге абый­лар да, яшь егет­ләр...

- Ел са­ен шә­һә­ре­без­гә мо­дель иҗат итү бе­лән ма­вы­гу­чы ос­та­лар­ны җы­я­быз. Бер-бе­ре­без­нең эш­лә­рен ка­рый­быз, тәҗ­ри­бә бе­лән ур­так­ла­ша­быз, яса­ган мо­дель­ләр­не төр­ле но­ми­на­ци­я­ләр бу­ен­ча бү­ләк­ли­без. Шу­ны­сы сө­е­неч, кат­на­шу­чы­лар ге­ог­ра­фи­я­се ел­дан-ел ар­та. Мә­сә­лән, слет­ка хә­зер Мәс­кә­ү­дән дә, Чи­лә­бе, Крас­но­яр­сктан да ки­лә­ләр, - ди ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы Дмит­рий Кур­шев.

Күр­гәз­мә­дә­ге эш­ләр би­зә­леш, тех­ник ха­рак­те­рис­ти­ка­лар бу­ен­ча да чын бар­лык­ка ту­ры ки­те­ре­леп ясал­ган. Ма­ши­на­лар­ның ишек­лә­ре ачы­ла, тә­гәр­мәч­ләр әй­лә­нә, фа­ра­ла­ры янып-сү­нә, кай­бер­лә­ре­нең, хәт­та, ишек­тә­ге тә­рә­зә­лә­ре дә кү­тә­ре­леп-тө­шә. Кат­на­шу­чы­лар ара­сын­да исә мо­дель иҗат итү бе­лән шө­гыль­лә­нү­че тәҗ­ри­бә­ле ос­та­лар да, аның бе­лән яңа гы­на ма­вы­гу­чы­лар да бар иде.

Ка­мил Са­фиул­лов, кат­на­шу­чы: "Мо­дель җыю бе­лән бе­рен­че сый­ныф­тан бир­ле шө­гыль­лә­нәм. Иң бе­рен­че эшем "Жи­гу­ли" ма­ши­на­сы иде. Хә­зер күб­рәк КА­МАЗ­лар җы­ям. 43 нче мас­штаб бе­лән эш­лим. Эш­ләр­не бер ай эчен­дә дә, бер­ни­чә ел­лап та җы­яр­га бу­ла. Го­му­мән, бу шө­гыль са­быр­лык һәм тө­гәл­лек талә­п итә. Мин, мә­сә­лән, ин­де ике ел­дан ар­тык бе­тон сурт­кыч КА­МАЗ­ны җы­ям.Слет­та баш­ка­лар­ның эш­лә­рен ка­рар­га кил­дем, үзем дә са­ту­га ма­ши­на­лар­ны чы­гар­дым".

Дмит­рий Зи­новь­ев, кат­на­шу­чы: "Мин ки­бет­ләр­дә са­ты­ла тор­ган на­бор­лар­ны са­тып алам да алар­ны ту­лы­лан­ды­рып ясыйм. Кай­да­дыр эки­паж әгъ­за­ла­рын өс­тим, кай­да­дыр җит­мә­гән эле­мент­лар­ны. Ар­ми­я­дән кайт­кан­нан соң мо­дель җыю бе­дән бе­лән җит­ди шө­гыль­лә­нәм".

Вла­дис­лав Кор­шу­нов, кат­на­шу­чы: "Мин - рәс­сам-ми­ни­а­тю­рист, ягъ­ни кеч­ке­нә ке­ше сын­на­рын би­зәп, об­раз­лар­ны ту­ды­ру­чы. Әле­ге эш бе­лән ча­гыш­тыр­ма­ча күп­тән тү­гел - 6-7 ай элек ма­вы­га баш­ла­дым. Авы­рый идем. Ни­дер эш­ли­се кил­де. Ясап ка­ра­дым һәм ке­реп кит­тем. Ви­кинг, ры­царь­лар, уй­дыр­ма об­раз­лар ясыйм. Мин әле бу өл­кә­дә про­фес­си­о­нал тү­гел. Шу­ңа да эш­лә­рем­не сат­мыйм. Дус­ла­ры­ма бү­ләк ке­нә итәм".

Слет­та кат­на­шу­чы­лар бил­ге­ләп үт­кән­чә, үз схе­ма, ма­те­ри­ал­ла­рың бе­лән җи­теш­те­ре­леп ясал­ган эш күп­кә юга­ры бә­я­лә­нә. Ан­дый тех­ни­ка­ның са­ты­лу бә­я­се дә бер­ни­чә дис­тә мең­гә җи­тәр­гә мөм­кин. Үт­кән ча­ра­да да ан­дый ма­ши­на­лар­ны кү­реп бул­ды.Слет мо­дель­ләр­не төр­ле но­ми­на­ци­я­ләр бу­ен­ча бү­ләк­ләү бе­лән тө­гәл­лән­де. Җи­ңү­че­ләр­гә дип­лом­нар һәм ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев