Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокалада музыкаль театр оешты

Ка­зан­да му­зы­каль те­атр тө­зү ту­рын­да күп­тән­нән сөй­ли­ләр ин­де. Чал­лы­да исә аны сүз­дә ге­нә кал­дыр­ма­ды­лар, ә тор­мыш­ка да ашы­рып куй­ды­лар. Ул "Эв­ри­ка" мә­дә­ни­ят үзә­ге кар­шын­да үзе­нең эшен баш­лап җи­бәр­де. Те­атр­ны Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Ра­вил Га­ли­ев җи­тәкли.

Шә­һә­ре­без­дә та­гын бер иҗат кол­лек­ти­вы бар­лык­ка ки­лү­гә ша­гый­рә Зө­ләй­ха Мин­һа­җе­ва сә­бәп­че бул­ган. Ул "Алай да бу­ла икән" ди­гән му­зы­каль ко­ме­дия язып, "Эв­ри­ка" мә­дә­ни­ят са­ра­е­на кил­гән. Пье­са­ны укы­гач, кай­сы роль­дә кем­не кү­рә­чә­ген әйткән. Әле­ге те­атр­ның үзен­чә­ле­ге шунда: би­ре­дә күп­че­лек роль­ләр­не җыр­чы­лар Ин­зи­лә Сә­ли­мо­ва, Ра­вил Га­ли­ев, Сә­рия Нә­биул­ли­на баш­ка­ра. Ва­кый­га­лар бер бай җи­тәк­че­нең өен­дә ба­ра. Ән­вәр Хә­ки­мо­вич ро­лен баш­та Рах­ман Шә­фи­гул­лин­га тәкъ­дим ит­кән бул­ган­нар. Ул баш тарт­кач, бу роль­не шә­һәр­дә­ше­без Мө­нир Сит­дый­ков­ка бир­гән­нәр. Зә­бир Хә­ли­мов­ка да роль эләк­кән. Труп­па җы­е­лып бет­кәч, ре­пе­ти­ци­я­ләр баш­лан­ган. Ко­ме­ди­я­гә көй­ләр­не Вә­сим Әх­мәт­шин яз­ган, Ай­дар Әх­мәт­шин аран­жи­ров­ка яса­ган.

Те­атр ди­рек­то­ры Ра­вил Га­ли­ев ты­рыш­лы­гы һәм "Эв­ри­ка" мә­дә­ни­ят са­рае яр­дә­ме бе­лән де­ко­ра­ция дә, афи­ша­лар да ясалган. "Эв­ри­ка" би­на, сәх­нә би­реп то­ра икән. "Му­зы­каль ко­ме­ди­я­не берни­чә тап­кыр уй­на­дык. Бо­лай ярый­сы гы­на ки­леп чы­гар ке­бек. Ин­зи­лә Сә­ли­мо­ва үз ро­лен ае­ру­ча ос­та уй­ный. Аңа Ал­ла­һы Тә­га­лә­дән та­лант би­рел­гән, про­фес­си­о­наль те­атр­да ар­тист бу­лып эш­лә­сә, ул труп­па­ның "йө­зек ка­шы" бу­лыр иде. Бү­ген 18 сә­гать 30 ми­нут­та Чул­ман ура­мын­да­гы "Эв­ри­ка" мә­дә­ни­ят үзә­ген­дә "Алай да бу­ла икән"­нең премь­е­ра­сы бу­ла. Җыр­чы ар­тист­лар­ның спек­такль­дә уй­на­вы­на та­ма­ша­чы үзе бәя би­рер. Ан­на­ры Ту­кай ра­йон­на­ры авыл­ла­ры­на чы­гар­га җы­ен­абыз. Ки­лә­чәк­тә Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­рын­да да му­зы­каль ко­ме­ди­я­не күр­сә­тер­гә план­лаш­ты­ра­быз", - ди Ра­вил.

Яңа гы­на оеш­са да, му­зы­каль те­атр уңыш­лы гы­на эш­ли. Зө­ләй­ха Мин­һа­җе­ва та­гын бер пье­са язып тә­мам­ла­ган. Аны­сын­да җыр­лар ком­по­зи­тор Рөс­тәм Хәй­рул­ли­ны­кы. Ар­тист­лар­ны шул җыр­лар­дан чы­гып җы­яр­га планлаш­ты­ра­лар. "Без­дә про­фес­си­о­нал дра­ма те­атр­ла­ры җи­тәр­лек, шу­ңа кү­рә без ре­пер­ту­а­ры­быз­да му­зы­каль спек­такль­ләр­гә өс­тен­лек би­рә­чәк­без", - ди Ра­вил әфәнде.

Те­атр­да эш­ләү бе­лән бер­гә ул Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Ре­зи­дә Шә­рә­фи­е­ва бе­лән иҗа­ди эш­чән­ле­ге­нә 20 ел ту­лу уңа­ен­нан яңа прог­рам­ма әзер­ләү­лә­рен дә әйт­те. Сце­на­ри­е­се ин­де әзер, үзен­чә­лек­ле яңа прог­рам­ма­ны яңа ел­да Чал­лы та­ма­ша­чы­сы да кү­рә ала­чак.

Га­ли­ев­лар­ның га­и­лә­се иҗа­ди. Ра­вил бе­лән Лан­дыш­ның ул­ла­ры Сәй­дәш ши­гырь­ләр яза, фортепь­я­но сый­ны­фын­да укый. 2нче гим­на­зи­я­нең 3нче сый­ны­фын­да уку­чы Әми­нә "Сәй­лән" бию те­ат­рын­да би­ер­гә өй­рә­нә. Уку­дан соң һәр көн­не 3 сә­гать "Сәй­лән" хо­ре­ог­ра­фия мәк­тә­бендә шө­гыль­лә­нә ул. "Кем­нең буш ва­кы­ты бар. Ба­ла­лар­ны шул йөр­тә", - ди ба­ла­ла­ры­ның ва­кыт­ла­рын фай­да­лы уз­ды­ру­ла­ры­на сө­е­неп Ра­вил.

Сүз уңа­ен­нан, Ра­вил үзе дә "Ка­мил­лек­нең чи­ге юк" ди­гән прин­цип бу­ен­ча яши. Сәх­нә­дә Ре­зи­дә Шә­рә­фи­е­ва бе­лән эш­ли баш­лау­ла­ры­на 20 ел тул­са да, ул әле һа­ман укый. Ак­та­нышта Джон Әхмә­то­вич ди­гән пе­да­гогтан во­кал дә­рес­лә­ре ала. Джон әфәнде за­ма­нын­да Уфа­да бик күп яшь та­лант­лар үс­тер­гән пе­да­гог. Аза­мат Ти­ме­ров - шу­лар­ның бер­се. "Нин­ди ге­нә һө­нәр сай­ла­саң да, үз өс­тең­дә да­и­ми эш­ләр­гә ки­рәк. Шул ча­гын­да гы­на уңыш­ка ире­шеп бу­ла," - ди җыр­чы.

Яз­мам ге­рое ту­ган авы­лы Ка­мыш­лы күл­дә мә­чет тө­зе­ле­ше­нә дә яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша. Ме­нә шун­дый күп­кыр­лы та­лант ул шә­һә­ре­без­гә туг­ры­лык­лы кал­ган җыр­чы Ра­вил Га­ли­ев.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев