Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шигърият бәйрәме үтте

10 октябрь көнне "Нур" яшьләр үзәгендә "Без - татар балалары" исемле шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү бәйгесе үтте. Анда Чаллының югары һәм һөнәри уку йортларыннан илледән артык студент катнашты. Бәйге ТАССР оешканга 100 ел тулу уңаеннан үктәрелде. Барлык катнашучыларны жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире Мирһади Разов,...

10 октябрь көнне "Нур" яшьләр үзәгендә "Без - татар балалары" исемле шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү бәйгесе үтте. Анда Чаллының югары һәм һөнәри уку йортларыннан илледән артык студент катнашты. Бәйге ТАССР оешканга 100 ел тулу уңаеннан үктәрелде.

Барлык катнашучыларны жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире Мирһади Разов, филология фәннәре кандидаты, язучы, журналист Факил Сафин, 2 нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, Мәдәният идарәсенең баш белгече Гөлназ Закирова, Яшьләр белән эшләү идарәсенең баш белгече Надежда Николаева бар иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче булып Педагогия көллиятенең студенты Фәнзилә Җәмилова танылды. "Үзе иҗат иткән шигырь" номинациясендә иң яхшысы - Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының студенты Алия Корбанова. Шигырьне "Иң ихлас сөйләүче" - 4 нче мәктәпнең укучысы Лиана Закирова, "Иң эмоциональ сөйләүче" номинациясендә 33 нче мәктәп укучысы Рәмиля Шәмсемөхәмәтова танылды. Яр Чаллының КФУ студенты Лилия Тимергалеева шигырьләрне "Иң оста лирик башкаручы" номинациясенең җиңүчесе булды. Моннан тыш бәйгедә, жюри әгъзалары фикере белән, өстәмә номинация - шигырьне "Иң оста фәлсәфи сөйләү " дә бирелде. Аңа Яр Чаллының КФУ студенты Алмаз Хаертдинов лаек булды.

Барлык жиңүчеләргә "Акульчев" сәүдә йортыннан, Татар драма театры һәм "Coffee Like Яр Чаллы" партнерларыннан диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйге шәһәребезнең яшьләрен милли йолаларны һәм сәнгатьне саклап калуга жәлеп итеп, татар телен популяштыру, талантлы яшьләрне барлау максаты белән үткәрелде. Ул "Мизгел" милли мәдәният клубы, "Нур" яшьләр үзәге һәм ЯрЧаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырылды.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев