Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда суыткыч җитештерү заводы ачарга җыеналар

Кытайлылар Чаллыда суыткыч җитештерү заводы ачарга җыеналар. Бу уңайдан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Haier" компаниясе вәкилләре белән очрашты. Проект җитәкчесе Ван Шоужун завод төзелешенә беренче этапта - 50 миллион, икенчесендә 6 миллион доллар кирәклеген әйтте. Яңа завод "Мастер" Кама индустриаль паркы биләмәсендә булачак. Биредә башта елына 250 мең...

Кытайлылар Чаллыда суыткыч җитештерү заводы ачарга җыеналар. Бу уңайдан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Haier" компаниясе вәкилләре белән очрашты. Проект җитәкчесе Ван Шоужун завод төзелешенә беренче этапта - 50 миллион, икенчесендә 6 миллион доллар кирәклеген әйтте. Яңа завод "Мастер" Кама индустриаль паркы биләмәсендә булачак. Биредә башта елына 250 мең суыткыч җитештерергә планлаштыралар. Аннары бу сан 500 меңгә җитәргә тиеш. Товарны Россия һәм якын чит илләргә җибәрмәкчеләр. Заводта 2000 эш урыны булачак. Ван Шоужун Наил Гамбәр улыннан квалификацияле кадрлар табуда ярдәм сорады. Идарә системасында эшләргә теләүче 20 кешене Кытайга укырга җибәрергә планлаштыралар. Агымдагы елның җәендә хезмәткәрләрне туплау башлана. Төзелеш-монтаж эшләренә октябрьдә керешәчәкләр. Декабрьдә җитештерелә торган суыткычларның модельләре расланачак. 2016 елның апрелендә завод уңышлы гына эшләп китсә, Haier компаниясе Чаллыда индустриаль парк та төземәкче. Инвесторлар дәүләт заказы буенча сатуларда катнашу мөмкинлеге булмасмы дип тә сорадылар. Кытайлылар шәһәр оешмаларын суыткычлар, кондиционерлар һәм башка техника белән тәэмин итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев