Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар телен ата-аналарның 69 проценты сайлаган

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белдерүенчә, балалары Чаллы мәктәпләрендә укучы ата-аналарның 69 процентка якыны "Ана теле" дәресләре кысаларында татар телен өйрәнүне сайлаган. Чаллы шәһәренең мэриясе сайтында nabchelny.ru хәбәр ителгәнчә, шәһәрдә татар телен өйрәнүгә атнага 3 сәгать аерылган, урыс теленә исә - 6-8 сәгать. Бүгенге көндә уку планнары федераль...

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белдерүенчә, балалары Чаллы мәктәпләрендә укучы ата-аналарның 69 процентка якыны "Ана теле" дәресләре кысаларында татар телен өйрәнүне сайлаган.

Чаллы шәһәренең мэриясе сайтында nabchelny.ru хәбәр ителгәнчә, шәһәрдә татар телен өйрәнүгә атнага 3 сәгать аерылган, урыс теленә исә - 6-8 сәгать. Бүгенге көндә уку планнары федераль белем бирү стандартларына туры китерелгән, диелә.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов матбугат очрашуында ата-аналарның 68,9 проценты "Ана теле" дәресләре кысаларында татар телен өйрәнүне сайлаганын белдерде. Татар телен өйрәнүдән баш тартучылар исә Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән "Риторика" дәресен өйрәнәчәк.

Барлык сыйныфларда балалар "ана теле" дәресләре сәгатендә 3 төркемгә бүленеп укый: татар телен яхшы белүчеләр, татар телен начар белүчеләр һәм риторика дәресенә йөрүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев