Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Татарстан Президентына инвалид балалар катнашында әзерләнгән календарь күрсәттеләр

Чаллыда хастаханә клоуннары Татарстан Президентына инвалид балалар катнашында әзерләнгән календарь күрсәтте. Бу хәл IV Республика социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган форумда булды, дип хәбәр итә форумда катнашкан Вероника Шокилбаева. Рөстәм Миңнеханов Чаллы җәмәгатьчеләре белән әңгәмә корганнан соң, фотографияләрен социаль челтәрдәге үз битенә урнаштырган. Татарстан Президенты белән әңгәмә вакытында алар Яңа елга...

Чаллыда хастаханә клоуннары Татарстан Президентына инвалид балалар катнашында әзерләнгән календарь күрсәтте. Бу хәл IV Республика социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган форумда булды, дип хәбәр итә форумда катнашкан Вероника Шокилбаева. Рөстәм Миңнеханов Чаллы җәмәгатьчеләре белән әңгәмә корганнан соң, фотографияләрен социаль челтәрдәге үз битенә урнаштырган. Татарстан Президенты белән әңгәмә вакытында алар Яңа елга "Һөнәрләр дөньясы" календарен чыгарырга әзерләнүләрен җитергән. Искәртеп үтик, Чаллыда "Хастаханә клоуннары" проекты 2012 елдан гамәлгә ашырылып килә. Атна саен анда катнашучылар Кама балалар медицина үзәгендә һәм психоневрология диспансерында авыру балалар янында була. Алар шулай ук 24 инвалид бала катнашучы "Уян" - "Проснись" инклюзив театрында да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев