Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда цирк төркеме оешты

Чал­лы та­ри­хын­да бе­рен­че тап­кыр үзе­без­нең шә­һәр ар­тист­ла­рын­нан тор­ган цирк төр­ке­ме бар­лык­ка кил­де. Ан­да зур­лар да, ба­ла­лар да чы­гыш ясый. Төр­кем­нең бе­рен­че чы­гы­шы март аен­да бу­лыр дип кө­те­лә. "Яр Чал­лы цир­кы" му­ни­ци­паль оеш­ма­сын "Ан­тре" ба­ла­лар цирк сту­ди­я­се җи­тәк­че­се Га­ли­на Бам­бу­ро­ва җи­тәк­ли. "Шә­һәр­нең цирк сту­ди­я­лә­рен­дә шө­гыль­лә­нү­че­ләр бер­гә­ләп чы­гыш ясау өчен төр­кем­гә бер­ләш­те­ләр.

Бу ар­тист­лар өчен ях­шы сти­мул, шу­лай бул­ма­са цирк юк­ка чы­гар иде, - ди ул. - Хә­зер чит шә­һәр­ләр­гә гас­т­роль­ләр­гә чы­гу өчен фи­нанс­лар ки­рәк. Әле­ге без Чал­лы­да "КА­МАЗ" мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да чы­гыш ясар­га әзер­лә­нә­без. Прог­рам­ма­ны рес­пуб­ли­ка гран­ты ак­ча­сы­на әзер­лә­дек. Баш­та прог­рам­ма­ны мәк­тәп­ләр­дә, ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да күр­сәт­тек. Хә­зер шә­һәр хал­кы­на тәкъ­дим итәр­гә җы­е­на­быз."

Прог­рам­ма спек­такль фор­ма­тын­да бу­ла­чак. Ар­тист­лар "Нез­най­ка һәм ро­маш­ка" та­ри­хын ак­ро­ба­тик но­мер­лар бе­лән чи­рат­лаш­ты­рып сөй­лә­я­чәк­ләр. Ту­лы кан­лы цирк бул­ды­рыу өчен әле­ге шарт­лар җи­тәр­лек тү­гел. Әй­тик, хай­ван­нар то­тар­га би­на, аре­на юк. Хә­зер ре­пе­ти­ци­я­ләр ясау өчен мәй­дан ки­рәк. Әле­ге ар­тист­лар "Ан­тре" һәм "Ага­дир" сту­ди­я­лә­рен­дә шө­гыль­лә­нә­ләр.

Зөл­фия ИС­ЛӘЙ­ЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев