Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “тыелган” сырлар сатып ятканнар

Чаллыда "тыелган" ягъни "санкция" кертелгән сырларны юк иттеләр. Алар Алманиядән, Литвадан һәм Финляндиядән китерелгән сөттән ясалган ризыклар иде. Бу хәл Чулман транспорт прокуратурасы Роспотребнадзор, Россельхознадзор һәм Татарстан таможнясы белән берлектә автокаланың базарларында һәм сәүдә үзәкләрендә тикшерүләр уздырганнан соң булды. Әйтик, "Экобазар"да немец компаниясенең "Dorblu" сортлы һәм Литваның "Dziugas" маркалы сырлары...

Чаллыда "тыелган" ягъни "санкция" кертелгән сырларны юк иттеләр. Алар Алманиядән, Литвадан һәм Финляндиядән китерелгән сөттән ясалган ризыклар иде. Бу хәл Чулман транспорт прокуратурасы Роспотребнадзор, Россельхознадзор һәм Татарстан таможнясы белән берлектә автокаланың базарларында һәм сәүдә үзәкләрендә тикшерүләр уздырганнан соң булды. Әйтик, "Экобазар"да немец компаниясенең "Dorblu" сортлы һәм Литваның "Dziugas" маркалы сырлары әнә шундыйлардан иде. "Октябрьский" сәүдә үзәгендә финнарның "Олтерманн" сырын сатып ятканнар. Сәүдәгәрләр бу ризыкларның кайдан алулары турында мәгълүмат бирүдән баш тарталар. Бары күпләп сатучылардан алганнарын гына хәбәр итәләр.

Алынган сырлар шәһәр читенә алып чыгып юк ителгән. Алар башта изгәннәр аннан өсләренә белизна сипкәннәр һәм чүплеккә ташлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев