Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда укытучыны җаваплылыкка тарттылар

Чаллыда беренче сыйныф укучысын урындыкка скотч белән урап куйган укытучыны җаваплылыкка тарттылар. Аңа һәм мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручыга дисциплинар җәза күреләчәк. Әлеге вакыйга быелның апрелендә булган иде.

15 еллык эш стажы булган югары категорияле педагог укучыны тынычландырырга теләп скотч белән урап куя. Малайның сыйныфташлары бу хакта әти-әниләренә кайтып сөйли. Мәктәп җитәкчелеге укытучыны яклап чыга. Шулай да прокуратура хезмәткәрләре хокук бозу очрагын ачыклый. Халык хокукларын яклау төркеме исә укытучыга җинаять эше ачуны сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев