Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда узган билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләре мәгълүм - исемлек

Чаллыда билбаулы көрәш һәм төрекмәннәрнең милли спорты Гореш төре буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Классик төрдә Татарстан көрәшчеләре биш мөмкинлектән өч алтын яулауга ирешкән. Искәртеп узабыз: дөнья чемпионатының беренче көнендә үк Татарстан спортчылары, Россия җыелмасы составында чыгыш ясап, билбаулы көрәшнең ирекле стилендә ике алтын яулаган иде. Икенче көнне исә Чаллының Боз...

Чаллыда билбаулы көрәш һәм төрекмәннәрнең милли спорты Гореш төре буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Классик төрдә Татарстан көрәшчеләре биш мөмкинлектән өч алтын яулауга ирешкән.

Искәртеп узабыз: дөнья чемпионатының беренче көнендә үк Татарстан спортчылары, Россия җыелмасы составында чыгыш ясап, билбаулы көрәшнең ирекле стилендә ике алтын яулаган иде. Икенче көнне исә Чаллының Боз сараендагы келәмнәргә Гореш һәм классик стиль осталары чыкты. Күпләр төрекмәннәрнең Горешендә башкаларга бәхет елмаймас дип уйласа да, биредә хәтта Татарстан көрәшчеләре дә медальләр яулады. Аерым алганда, Римма Садыйкова - икенче, ә Энҗе Юсупова өченче урыннарга урнашты. Егетләрдән исә Алексеевск вәкиле Илнар Закиров - көмеш, ә Лаеш көрәшчесе Риназ Гарипов бронза медальләргә ия булды. Эльдар Хәмитов, Фәрхәт Фәйзуллиннарга биредә бәхет елмаймаган.

Күпләрне билбаулы көрәшнең классик стилендәге нәтиҗәләр кызыксындыра. Чөнки биредә безнең татар көрәше вәкилләре күпләп бил алыша һәм уңышка ирешә. Бу юлы да Татарстан көрәшчеләре матур гына күрсәткечләргә иреште. Шулай итеп, Тукай районыннан Эмиль Җиһаншин, Менделеевск вәкиле Ренас Кәлимуллин һәм Теләче баһадиры, Россиянең Атказанган спорт остасы Раил Нургалиев бу төрдә дөнья чемпионнары булып танылдылар.

Биектау пәһлеваны, Россиянең Атказанган спорт остасы, биш тапкыр дөнья чемпионы Илдар Аббасов бу юлы өченче урында гына калды. Шулай да Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бу нәтиҗәдән канәгать бугай. Бу аның Инстаграмдагы битендәге рәсемнәр һәм комментарийлардан күренә.

Татарстаннан тагын бер көрәшче, Казан егете Дамир Адиятуллин исә бишенче урында калган. Татарстанлыларга яхшы таныш, берара татар көрәшендә Теләче командасы өчен бил алышкан Башкортстан егете Артур Зөлкәрнәев өченче урында.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев