Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа микрорайон төзелә

Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа микрорайон барлыкка киләчәк. Ул ТР Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды программасы буенча эшләнелә. Яңа 63 нче микрорайон 12500 кешегә исәпләнгән. Монда 17 һәм 10 этажлы 17 йорт калкып чыгачак, барысы 207 мең квадрат метрлы 3500 фатир булачак дип исәпләнә.

Әлеге яңа микрорайон шәһәр үзәгеннән бер дә ким булмаска ошап тора. Яшәү өчен мөһим булган барлык инфраструктуралар да булачак монда. Дәүләт торак фонды башкарма директор урынбасары Җәүдәт Сәләхов сүзләренә караганда, яңа микрорайонда бүгенге көндә 1 мәктәп һәм 3 балалар бакчасы проектка кертелгән. Төзелеш 2018-2019 елга каралган, ә төгәлләнү вакыты әлегә билгеле түгел. Болардан тыш, монда дәвалану үзәкләре һәм сәүдә йортлары сафка басачак. "Бу микрорайонны исәпкә алмыйча, Чаллыда без 5 ел эчендә 3080 фатир төзедек. Бүгенге көндә 63нче микрорайонда якынча 500 фатирга исәпләнгән 2 йорт төзелә башлады, ләкин без болар белән генә чикләнмибез, алдагы елга шундый ук тагын 3 йорт проектка кертелгән. 2018 елда 2 йортны тапшырабыз дип бернинди икеләнүләрсез әйтәм, ә калган 3 йорт 2019 елга калачак",- ди Җәүдәт Сәләхов.
Яңа микрорайонга кагылган барлык финанс мәсьәләләре, шулай ук, инженерлык коммуникацияләре дә документаль формада хәл ителгән инде. Төгәлрәк итеп әйткәндә, канализация, су һәм җылылык белән тәэмин итү тулысынча каралган.

Белгәнебезчә, Чаллы ул поселокларга, микрорайоннарга бүленә, аларның һәрберсенең дә үз атамасы бар. Яңа микрорайон "Президент микрорайоны" исеме белән аталса яхшы булыр иде. Чөнки шулай дип атарга тулы хакыбыз бар, монда барысы да иң югары дәрәҗәдә булачак", - ди дәүләт торак фонда директоры.

Кайда гына булмасын, шәһәрме ул, авылмы, бар кешене дә юллар мәсьәләсе борчый. Аларның сыйфатлы, яхшы булуы барыбыз өчен дә мөһим. Ә менә 63 нче микрорайонда юл белән проблемалар булмаячак дип ышандыра "Домкор"ның генераль директоры Рәшит Сәфиуллин. Аның сүзләренә караганда, комплекс эче тулысынча сыйфатлы асфальт юл белән тәэмин ителәчәк. Юл инфраструктурасы белән барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән инде. Барысы да заман таләпләренә туры китерелеп ясалачак. Без гадәтләнгән тар юллар монда булмаячак, тыкрыклар барысы да 7 метрлы дип ышандыралар. Шулай ук, һәр йорт янында уңайлы машина кую урыннары булачак. Барыбыз да беләбез, бүгенге көндә машина куярга урын табу ул мөһим проблемаларның берсе булып тора. Һәр ике кешенең берсе, эшеннән кайткач, ким дигәндә 15 минут машинасын калдырырга урын эзләп йөри. 63 нче микрорайонда мондый проблемалар булмаячак. Бер фатирга - 1 машина кую урыны каралган.

"Төзү эшләренә без ныклап тотындык. Шушы көннәрдә фундамент салу эшләрен башлап җибәрәбез, ә декабрь аена безнең йортларның каркасын монтажлау каралган. 2018 елның ноябрь аенда йорт тапшырылачак, моңа шикләр юк. "Домкор" ның әле вакыт һәм сыйфат буенча беркемне дә уңайсыз хәлдә калдырганы юк. Гомумән, яңа йортлар барысы да кешеләрнең теләкләрен искә алып, заман таләпләренә туры килеп төзеләчәк. Алар киң, якты, һәм хатын-кызлар өчен иң мөһиме- аш бүлмәләре зур һәм уңайлы итеп эшләнәчәк", - ди Рәшит Сәфиуллин.

Шәһәрдә, бүгенге көндә, 3500 гаилә социаль ипотека буенча чиратта тора. Агымдагы елда Чаллыда барысы 3 йорт эксплуатациягә тапшырылган. Шуларның берсе, Мәләкәс аръягында урнашкан 286 фатирлы йорт, калган икесе Гвардия урамындагы 377 фатирлы йортлар. Моның нәтиҗәсендә, быел 663 гаилә үз фатирларына аяк баса алачак. 63 нче микрорайон төзелгәч, чиратта торучы 3500 кешенең үз фатиры булачак, бу микрорайон озак вакытлар социаль ипотека буенча чират тору мәсьәләсен җайга салыр дип ышанасы килә.

Эльвира Гайнетдинова



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев