Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа объектлар барлыкка килә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган шәһәр советының чираттагы сессиясендә шәһәр өчен мөһим булган җитди мәсьәләләр күтәрелде. Шунысы игътибарга лаек, алар Президент тарафыннан яклау тапты. Әйтик, халыкның бәгыренә үткән - йогышлы авырулар хастаханәсен быел капиталь төзекләндерү эшен башлап җибәрәчәкләр. Рөстәм Нургали улы моның өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган шәһәр советының чираттагы сессиясендә шәһәр өчен мөһим булган җитди мәсьәләләр күтәрелде. Шунысы игътибарга лаек, алар Президент тарафыннан яклау тапты. Әйтик, халыкның бәгыренә үткән - йогышлы авырулар хастаханәсен быел капиталь төзекләндерү эшен башлап җибәрәчәкләр. Рөстәм Нургали улы моның өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп биреләчәген әйтте.

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең финанс директоры, шәһәр советы депутаты Андрей Максимов предприятиеләрнең югары квалификацияле белгечләргә кытлык кичерүен әйтте. "1990 елларда тууычылар саны аз булганлыктан, шәһәрдә эшчеләргә ихтыяж зур. Шуңа күрә яшьләрне шәһәрдә калдыру өчен Татарстан хөкүмәте, шәһәр җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр белән бергә уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Егет-кызлар югары белем, яхшы эш белән генә түгел, лаеклы тормыш шартлары белән дә тәэмин ителергә тиеш", - диде. Аны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хуплап: "Яшьләрнең потенциалын бар яктан файдалану өчен заманча югары белем бирү үзәге - тулы канлы техник институт ачарга кирәк. Ул машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, энергетика, көнкүреш техникасы тармакларын белгечләр белән тәэмин итәргә булышыр иде", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев