Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чаллыда – яңа һәйкәл

    22 июнь - 74 ел элек сугыш игълан итмичә, илебезгә немец-фашист илбасарлары басып кергән, мең ярым көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бөек Җиңү бәйрәме белән бергә, бу дата да, мәңгелек хәтер булып, буыннардан-буыннарга күчә. Әнә шул дәһшәтле көнне искә алып, 22 июнь таңында, нәкъ иртәнге дүрттә шәһәребезнең Гали...

    22 июнь - 74 ел элек сугыш игълан итмичә, илебезгә немец-фашист илбасарлары басып кергән, мең ярым көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бөек Җиңү бәйрәме белән бергә, бу дата да, мәңгелек хәтер булып, буыннардан-буыннарга күчә. Әнә шул дәһшәтле көнне искә алып, 22 июнь таңында, нәкъ иртәнге дүрттә шәһәребезнең Гали Акыш исемендәге лицей-интернаты ишек алдында фашистларның беренче һөҗүменә каршы торган чик сакчылары истәлегенә һәйкәл ачылды. Ул өч өлештән тора: нәкъ чик буендагыча чик баганасы, "Максим" пулеметы һәм аның артында Брест крепосте фрагменты рәвешендә кирпеч стена. "Һәйкәл төзү идеясен ике ел элек эзтабарлар тәкъдим итте, проектын да алар әзерләде. Чик сакчылары исә тәкъдимне дә, проектны да хупладылар, үзләре үк төзеп тә куйдылар. Кирпеч стенаның бер кирпече Брест крепостеннан алып кайтылган. Хәзер чик сакчыларына үз бәйрәмнәрендә килер урын бар", - ди "Полевая почта "Герат" эзтабарлар отрядлары берләшмәсе җитәкчесе Наил Каюмов. Һәйкәлне әфган сугышы, башка локаль сугышларда катнашкан ветераннар һәм ветеран чик сакчылары үз акчаларына төзегән. Һәйкәлне ачу тантанасында 200ләп кеше катнашты. Шәһәр хакимиятенең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе вәкилләре, төрле иҗтимагый оешма әгъзалары, матбугат хезмәткәрләре, хәтта балалар да бар иде.
    И.ӘХТӘМОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: