Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда янап акча талаган төркемне хөкем итәчәкләр

Яр Чаллы прокуратурасы гаепләүне раслаганнан соң, эшмәкәрләрдән акча таләп итү белән шөгыльләнгән җинаять төркеменә карата җинаять эше Яр Чаллы шәһәр судына җибәрелгән, дип хәбәр итә республика прокуратурасы матбугат хезмәте. 36 яшьлек Ленар Йосыпов, 34 яшьлек Рөстәм Йосыпов, 33 яшьлек Фидан Сәитгалин, 36 яшьлек Игорь Ильяков, 27 яшьлек Линар Сәхәпов, 35...

Яр Чаллы прокуратурасы гаепләүне раслаганнан соң, эшмәкәрләрдән акча таләп итү белән шөгыльләнгән җинаять төркеменә карата җинаять эше Яр Чаллы шәһәр судына җибәрелгән, дип хәбәр итә республика прокуратурасы матбугат хезмәте.

36 яшьлек Ленар Йосыпов, 34 яшьлек Рөстәм Йосыпов, 33 яшьлек Фидан Сәитгалин, 36 яшьлек Игорь Ильяков, 27 яшьлек Линар Сәхәпов, 35 яшьлек Рамил Ниязов, 25 яшьлек Антон Мишин, 35 яшьлек Рамил Әхмәтҗанов, 41 яшьлек Руслан Мәрданов, 26 яшьлек Алексей Микрюков эшмәкәрләрдән акча таләп итү белән бәйле җинаятьләр башкаруда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, Ленар Йосыпов 2011 елда эшмәкәрләргә һөҗүм итү өчен җинаять төркеме оештыра. Анда аның Чаллының 52нче комплексында яшәүче танышлары керә. Шул вакыттан бирле 2015 елның августына кадәр алар мәҗбүриләп һәм янап, куркытып, шәхси олаучылык, Чаллыда законсыз рәвештә комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрдән 500 меңнән артык акча талаган.

Моннан тыш, 2014 елда гаепләнүчеләр яңа төзелә торган йортлардан ипотека кредиты программасы буенча квартира алып бирүдә ярдәм итәбез, дип, ялган юл белән дүрт гражданнан 3 миллион сумнан артык акча урлаган.

Тикшерү барышында алар үз гаепләрен танымаган. Зыян күрүчеләргә эш буенча гражданлык дәгъвалары белдерелгән. Тикшерү гаеплеләргә милекләрен (оргтехника, элемтә чаралары, җиңел машиналар һәм акча) тартып алынуны белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев