Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда янгыннан ир-атларны коткаралар

Шәһәрнең Яңа өлешендә янгын чыгу турындагы хәбәрне ЭЭМ Идарәсе хезмәткәрләре- Айсаф Камилов белән Данис Дәүләтов төн уртасында алалар."Энтузиастлар бульвары" полиция постында хезмәт сагында торучы хокук сакчылары янгын чыккан фатирдан ерак булмыйлар, тиз арада тиешле адрес буенча кузгалалар.

Тәрәзәсеннән кара төтен чыккан фатирга иң беренчеләрдән үтеп керәләр һәм залда янып ятучы матрас белән юрганны сүндерәләр, шунда ук аңсыз яткан ир кешене фатирдан алып чыгып "Ашыгыч ярдәм" чакыралар. Фатирга кабат кергәч, аш бүлмәсендә хушсыз яткан тагын бер ир кешене күрәләр.Полицейскийлар аны да алып чыгалар һәм янгын сүндерүчеләр килгәнче янгынны тулысынча сүндерә алалар. Зыян күрүче фатир хуҗасы белән аның кунагына урында ук беренче медицина ярдәме күрсәтелә. Башка фатирларда яшәүчеләр янгыннан зарар күрми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X