Шəhри Чаллы

Чаллыда яшүсмерләр автомобильләрне “чишендерә”

Яр Чал­лы по­ли­ци­я­се 16 яшь­лек ике яшүс­мер­не тот­кар­ла­ды. Алар ав­то­мо­биль са­ло­нын­нан шәх­си әй­бер­ләр ур­лау­да га­еп­лә­нә. Бу хә­бәр күп­ләр­не уй­га са­лыр­га ти­еш­тер. Төн­ге 1.00 сә­гать­тә по­ли­ци­я­нең ки­зү то­ру бү­ле­ге­нә ашы­гыч хә­бәр ки­лә. "36 ком­п­лек­ста­гы бер ишек ал­дын­да яшүс­мер­ләр ВАЗ 2109 ав­то­мо­би­лен ачып ята, тиз­рәк ки­леп җи­те­гез!" - дип ашык­ты­ра шал­ты­ра­ту­чы. Бә­хет­кә...

Яр Чал­лы по­ли­ци­я­се 16 яшь­лек ике яшүс­мер­не тот­кар­ла­ды. Алар ав­то­мо­биль са­ло­нын­нан шәх­си әй­бер­ләр ур­лау­да га­еп­лә­нә. Бу хә­бәр күп­ләр­не уй­га са­лыр­га ти­еш­тер. Төн­ге 1.00 сә­гать­тә по­ли­ци­я­нең ки­зү то­ру бү­ле­ге­нә ашы­гыч хә­бәр ки­лә. "36 ком­п­лек­ста­гы бер ишек ал­дын­да яшүс­мер­ләр ВАЗ 2109 ав­то­мо­би­лен ачып ята, тиз­рәк ки­леп җи­те­гез!" - дип ашык­ты­ра шал­ты­ра­ту­чы. Бә­хет­кә кар­шы, эки­паж ва­кы­тын­да тот­кар­лап өл­ге­рә ху­ли­ган­нар­ны. Кул­ла­рын­да­гы җай­лан­ма­ла­рын да таш­лар­га өл­гер­ми­ләр. Домк­рат, ав­то­маг­ни­то­ла һәм... от­верт­ка­лар җы­ел­ма­сы.Ма­ши­на са­ло­нын­да­гы шәх­си әй­бер­ләр­нең го­му­ми сум­ма­сы 5 мең­гә җы­е­ла. Со­рау алу ва­кы­тын­да шу­ны­сы да ачык­ла­на: га­еп­лә­нү­че­ләр ба­лигъ бул­ма­ган яшүс­мер­ләр бү­ле­ген­дә исәп­тә тор­мый һәм җи­на­ять җа­вап­лы­лы­гы­на да тар­тыл­ган­на­ры юк. Шә­һәр­дә­ше­без­нең уяу­лы­гы ар­ка­сын­да ур­лан­ган әй­бер­ләр ху­җа­сы­на кай­та­рыл­ды. Ә тот­кар­ла­ну­чы­лар­га ка­ра­та җи­на­ять эше куз­га­тыл­ды.

Бү­ген­ге көн­дә хо­кук сак­лау ор­ган­на­рын­да та­гын бер җи­на­ять эше тик­ше­ре­лә. Аны­сы бер­ни­чә көн элек ке­нә ВАЗ 2107 ав­то­мо­би­лен "чи­шен­де­рү" бе­лән бәй­ле. Са­лон­нан әй­бер­ләр "җы­еш­ты­ру" һәм ма­ши­на ур­лау­лар­ны ачу бү­ле­ге җи­тәк­че­се Рә­нис Хә­лиул­лин әй­тү­ен­чә, агым­да­гы ел ба­шын­нан Чал­лы­да шун­дый 76 оч­рак тер­кәл­гән. Ка­рак­лар төн­лә ге­нә тү­гел, кө­пә-көн­дез дә ма­ши­на та­лый­лар. Җи­на­ять­че­ләр­нең ур­та­ча яше 16дан 25 кә ка­дәр.

Бу урын­да тәр­бия те­ма­сын куз­гат­мый мөм­кин тү­гел.Төн ур­та­сын­да яшүс­мер улы­ның кай­да һәм нәр­сә эш­ләп йөр­гә­не ту­рын­да хә­бәр­дар бул­ма­ган, хәт­та кы­зык­сы­нып та ка­ра­ма­ган әти-әни­дән нәр­сә бул­са да та­ләп итеп бу­ла­мы соң! Ул­ла­ры бит бер көн эчен­дә ге­нә кы­рын эш­кә ке­реш­мә­гән. Ма­ши­на ачу ко­рал­ла­рын да кай­да­дыр сак­ла­ган. Өй­дә­ге­ләр ни­чек бу хак­та бел­ми-күр­ми кал­ган? Мәк­тәп­тә дә әле­ге уку­чы­лар­ның хо­лык-фи­гыль­лә­рен­дә­ге үз­гә­реш­ләр­не кү­рер­гә ти­еш­ләр иде. Ти­рән­рәк уй­лап ка­ра­саң, би­та­раф­лык кы­на тү­гел, үтә җа­вап­сыз­лык бу. Ва­кыт җит­мә­ү­не сыл­тау итеп, ба­ла тәр­би­я­лә­ү­не үза­гы­мы­на ку­ю­чы әти-әни­ләр­не ка­бат­лап ис­кәр­тә­се ки­лә: бә­хет­сез һәм бор­чу­лы карт­лы­гы­гыз­га ни­гез сал­га­ны­гыз­ны аң­ла­мый­сыз­мы әл­лә?! Бү­ген чит ке­ше ма­ши­на­сын ачып, ка­рак­лык­ка ке­реш­кән улы­гыз бер­ни­чә ел­дан үз фа­ти­ры­гыз­ны та­лар­га ке­реш­мәс, сез­не кый­нап-кур­кы­тып ак­ча дау­ла­мас дип, кай­сы­гыз га­ран­тия би­рә ала?!

Бу уңай­дан, үз ба­ла­ла­рым үс­кән­дә бул­ган бер гыйб­рәт­ле хәл­не ис­кә ис­кә тө­шер­дем. Бер­ва­кыт ке­сә­дән, хәт­та ишек тө­бен­дә элеп кал­дыр­ган сум­кам­нан ак­ча­лар юга­ла баш­ла­ды. Үзем­не­ке­ләр ал­ма­сын ях­шы бе­ләм: бу нис­бәт­тән тәр­бия кат­гый без­дә. Улым яны­на ке­реп йө­ри тор­ган 12 яшь­лек күр­ше ма­ла­ен­нан шик­лә­нәм-шик­лә­нү­ен, тик әй­тер­гә чи­тен­се­нәм. Әти-әни­се бе­лән ара­ла­шып-яр­дәм­лә­шеп яши­без. Алай да тик­ше­рер­гә бул­дым. Ки­чен эш­тән кайт­кач, ишек янын­да­гы курт­ка ке­сә­мә бер­ни­чә сум кә­газь ак­ча сал­дым. Кич­ке аш бе­лән га­и­ләм­не, шул исәп­тән, күр­ше ма­ла­ен да сый­ла­гач, са­выт­лар юар­га ке­реш­тем. Ул ара­да өе­нә җы­ен­ды бу. Бо­тин­ка­сын бәй­лә­гән ара­да, курт­ка ке­сә­мә ку­лым­ны тык­тым: ак­ча­дан җил­ләр ис­кән. Мин мо­ны тук­та­тып, ке­сә­лә­рен тик­ше­рә баш­ла­дым: бер җир­дә дә юк. Алай да ма­лай ин­де чы­гып ки­тә ди­гән­дә, бо­тин­ка­сын сал­ды­ру ба­шы­ма кил­де. Ыша­на­сыз­мы, шун­да яшер­гән бул­ган. Кай­чан гы­на өл­гер­гән, шак­кат­ма­лы!

Тик иң га­җәп­лән­дер­гә­не: әни­се­нә бу хак­та әйт­кәч, рәх­мәт әй­тә­се урын­га, әр­лә­шә үк баш­ла­ды. Ми­не ге­нә тү­гел, ба­ла­ла­рым­ны да дош­ман ит­те. Гел ара­лаш­мас бул­дык. Ни өчен чит ке­ше ак­ча­сы­на кы­зык­кан соң ул ба­ла? Ак­ча­га да ин­тек­кән ке­ше­ләр тү­гел. Бер­кем­дә дә бул­ма­ган шәп­ле стен­ка­лар­ны алар иң бе­рен­че алып куй­ды. Ди­мәк, ке­ше мил­ке­нә ка­гы­лыр­га яра­мый ди­гән сүз­не әй­теп үс­тер­мә­гән­нәр. Әти­се озак ел­лар ерак ко­ман­ди­ров­ка­лар­га йөр­де, КА­МАЗ­лар ку­ды. Бер­дән­бер ба­ла, ни­гез­дә, әни­се тәр­би­я­сен­дә үс­те. Аны­сы да көн­нәр буе эш­тә, ҖЭК­та баш бух­гал­тер иде. Шул ва­кый­га­дан соң озак та үт­ми, яңа йорт­тан зурр­рак фа­тир алып, кү­чеп кит­те күр­ше­лә­рем. Кү­ңел­дә нин­ди­дер авыр тә­э­сир кал­ды: ри­зык­лар­ны бү­ле­шеп яшә­гән күр­шем сау­бул­ла­шыр­га да кер­мә­де.

Ел­лар үт­те, бер тап­кыр да оч­раш­ма­дык. Соң­рак ишет­тем: те­ге ба­ла ни һө­нәр ал­ма­ган, ни эш­кә ур­наш­ма­ган. То­ра-ба­ра бө­тен­ләй кул­дан ыч­кын­ган. Нар­ко­тик­лар кул­ла­ну­да һәм та­ра­ту­да га­еп­лә­неп, төр­мә­гә эләк­кән. Бер­ни­чә тап­кыр чы­гып-ке­реп йө­ри тор­гач, шун­да го­ме­ре өзел­гән би­ча­ра­ның. Ая­ныч­лы яз­мыш, әл­бәт­тә. Тик аны бул­дыр­мый ка­лыр­га да бу­ла иде бит. Үз ба­ла­сын их­лас ярат­кан, аның бә­хет­ле ки­лә­чә­ген кай­гырт­кан әти-әни ка­дер­ле­сен бер­кай­чан урам тәр­би­я­се­нә таш­ла­мый. Тор­мыш ха­кый­ка­те бу.

Рә­зи­нә На­сый­бул­ли­на

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: