Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Йолдыз” бакчасы ачылды

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев капиталь төзекләндерүдән соң ачылган "Йолдыз" балалар бакчасы коллективын өй туе белән котлады. 45 ел эчендә әлеге бакчада бер дә ремонт ясалмаган булган. Телне үстерү юнәлешендәге әлеге бакча танымаслык итеп яңартылды. Биредәге ремонт эшләрен "Профит" җаваплылыгы чикләнгән оешма башкарды.

Бинаның периметры буенча "Стрелец-мониторинг" программасы буенча видеокамералар да куелган. Бакча мөдире Тәнзилә Әбделманова әйтүенчә, биредә шулай ук кер юуы бүлмәсе дә яңартылган, кер юу машиналары һәм яңа җылыту казаны куелган. Моннан тыш, "Челны-мебель" предприятиесе сыйфатлы балалар җиһазлары урнаштырган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов республикада мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелүен әйтте. Республика программасы гамәлгә ашырыла башлагач, 780 учреждение төзекләндерелгән. "Чаллыда Президент программасы буенча быел 10 балалар бакчасы төзекләнде. "Йолдыз"да капиталь ремонт беренче тәмамланды. Аны төзекләндерүгә республика казнасыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шәһәр казнасыннан тагын 6 миллион 200 мең сум акча өстәлде", - ди шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Биналарны төзекләндерүдән тыш, "Урам-юл челтәрләрен ремонтлау" программасы буенча капиталь төзекләндерү бара торган бакчаларга керү юллары да яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев