Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йорт стенасына зур итеп бала рәсеме ясаганнар

Чаллының 26/08 йорт диварына бала рәсеме ясаганнар. Әлеге эшне танылган рәссамнар Марат Билалов һәм Татьяна Спиридонова башкарган. Алар шәһәрнең 43 нче комплексындагы бер йортка Җиңү Ордены сурәтен төшерүчеләр буларак та яхшы таныш. Яңа эшне башкарып чыгарга - уйнап утыручы бала һәм аның баш очындагы ак күгәрченне ясарга дүрт көн вакыт...

Чаллының 26/08 йорт диварына бала рәсеме ясаганнар. Әлеге эшне танылган рәссамнар Марат Билалов һәм Татьяна Спиридонова башкарган. Алар шәһәрнең 43 нче комплексындагы бер йортка Җиңү Ордены сурәтен төшерүчеләр буларак та яхшы таныш.
Яңа эшне башкарып чыгарга - уйнап утыручы бала һәм аның баш очындагы ак күгәрченне ясарга дүрт көн вакыт сарф ителгән. Ул йортның Яшьлек проспекты ягына төшерелгән, диелә.
Шунысы игътибарга лаек: шәһәрнең кайбер кешеләре әлеге эшне ошатмаган. "Халык контроле" хезмәтенә, мәсәлән, йортчылар ризалыгыннан башка гына ясалды, дип шикаять калдыручылар да булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев