Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йортсыз хатын-кыз ватык Ока машинасында яши

Көннән көн кышка якынлашабыз, һава торышы да салкыная бара. Менә шундый һава шартларында Чаллыда яшәүче хатын-кыз көннәрен җимерелеп беткән Ока машинасында үткәрергә мәҗбүр. Инде менә бер ай дәвамында Чаллы халкы тәрәзәдән бер хатын-кызның ничек машинада гомер итүен күзәтеп ята. Хатын нинди сәбәпләр аркасында урамда калуы әлегә билгесез. Барлык әйберләрен ул...

Көннән көн кышка якынлашабыз, һава торышы да салкыная бара. Менә шундый һава шартларында Чаллыда яшәүче хатын-кыз көннәрен җимерелеп беткән Ока машинасында үткәрергә мәҗбүр. Инде менә бер ай дәвамында Чаллы халкы тәрәзәдән бер хатын-кызның ничек машинада гомер итүен күзәтеп ята. Хатын нинди сәбәпләр аркасында урамда калуы әлегә билгесез. Барлык әйберләрен ул пакетларга төйнәп, машина янына төзеп куйган. Үзе иске Окага кичләрен йокларга керә. Машинаның тәрәзәләре җимерелеп беткән, әмма хатын ул тишекләрне чүпрәк-чапрак белән каплап куйган. Әлеге районда яшәүчеләрнең сүзләренчә, каршы йортта әлеге хатынның туганнары тора икән, әмма аны нигәдер өйгә кертмиләр. Хәер, башкалар да йортсыз калган хатын өчен бик борчылсалар да, ярдәм итәргә ашыкмый, дип яза "Челнинские Известия" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев