Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Чулман аша пошилар йөзеп килгән

Алабуга урманы ягыннан Чулман елгасын ике поши йөзеп чыккан. Иртәнге сәгатьләрдә булган хәлне күпләр күзәтеп торганнар. Пошилар Чаллының Зяб бистәсенең 17 бистәсе ярына көч-хәл белән йөзеп чыкканнар. Аларны урманда ерткыч хайван куркыткан булса кирәк. Яр буенда пошиларны күргән кешеләр коткаручыларны чакыртканнар. Кыргый хайваннар берничә сәгать ял иткәннән соң аларны аулап...

Алабуга урманы ягыннан Чулман елгасын ике поши йөзеп чыккан. Иртәнге сәгатьләрдә булган хәлне күпләр күзәтеп торганнар. Пошилар Чаллының Зяб бистәсенең 17 бистәсе ярына көч-хәл белән йөзеп чыкканнар. Аларны урманда ерткыч хайван куркыткан булса кирәк. Яр буенда пошиларны күргән кешеләр коткаручыларны чакыртканнар. Кыргый хайваннар берничә сәгать ял иткәннән соң аларны аулап шәһәр янындагы урманга җибәргәннәр.

Чаллыга Чулманның аргыягыннан кыргый хайваннарның йөзеп килүе беренче генә тапкыр түгел. Моннан дүрт ел элек аю шулай ук йөзеп чыгып Элеватор тавы бистәсендә кешеләрне куркытып йөргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев