Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга французлар килде. Нигә?

Үзара хезмәттәшлек турындагы ике яклы килешү нәтиҗәсендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары Франциягә белемнәрен арттырырга бара иделәр. Күптән түгел французлар автокалага үзләре килде. Франциянең булачак укытучылары Чаллы дәүләт педагогия университетында белемнәрен арттырдылар һәм 4нче, 37нче мәктәп базаларында практика үттеләр. Чит ил студентлары үткәргән дәресләрне малайлар һәм кызлар бик яраткан.

Кунаклар Татарстанда 2 атна булдылар. Жоффрей, Алин, Максим һәм Дженнифер Алабуга, Казан, Түбән Кама шәһәрләренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар.

Чит ил кунакларында Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары җылы тәэсирләр калдырган. Аларга бездәге студент тормышы бик ошаган. Университет студентлары татар халык ашларын пешерү буенча мастер-класслар үткәргәннәр. Шулай ук шәһәрнең сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрен күрсәткәннәр. "Нечкино" спорт-туристик үзәгенә бару да истә калырлык булган. Франция студентлары тау чаңгысында шуарга өйрәнгәннәр.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев