Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Путин килә?

Киләсе атнада Татарстанга Россия Президентлыгына кандидат Владимир Путинның киләчәк. Аны Казанда бөтенроссия студентлар клубының "Бергә алга!" мәгариф форумында көтәләр. Бу чара Россиядә студентлар көненә багышлап, 24-25 гыйнварда үтәчәк. "Коммерсант" газетасы хәбәр итүенчә, Владимир Путин студентлар һәм "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән дә очрашырга мөмкин. Мәгълүм булганча, автогигантның генераль директоры Серегей...

Киләсе атнада Татарстанга Россия Президентлыгына кандидат Владимир Путинның киләчәк. Аны Казанда бөтенроссия студентлар клубының "Бергә алга!" мәгариф форумында көтәләр. Бу чара Россиядә студентлар көненә багышлап, 24-25 гыйнварда үтәчәк.

"Коммерсант" газетасы хәбәр итүенчә, Владимир Путин студентлар һәм "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән дә очрашырга мөмкин. Мәгълүм булганча, автогигантның генераль директоры Серегей Когогин сайлау алды штабы рәистәшләренең берсе.

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре 22 гыйнварга хәтле корпоратив ялда иделәр. Президент килгәндә алар эшкә чыгачаклар. Ил башы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән дә очрашырга мөмкин. Команда 20 гыйнварда "Дакар" ярышларын тәмамлый. Чаллы командасы җиңү белән кайтыр дигән ышаныч бар

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев