Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов килде

Президентның килү программасында: «Мастер» Кама индустриаль паркында, быел капиталь ремонт эшләре тәмамланган «№3 шәһәр поликлиникасы» ДАСУда булу, һәм XXIII Шәһәр Советы утырышында катнашу. «Мастер» КИП территориясендә Рөстәм Миңнеханов «Седан» фильтрлар заводы» АҖдә (авто-, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы өчен фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар, сәнәгать билгеләнешендәге фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар чыгару),...

Президентның килү программасында: «Мастер» Кама индустриаль паркында, быел капиталь ремонт эшләре тәмамланган «№3 шәһәр поликлиникасы» ДАСУда булу, һәм XXIII Шәһәр Советы утырышында катнашу.

«Мастер» КИП территориясендә Рөстәм Миңнеханов «Седан» фильтрлар заводы» АҖдә (авто-, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы өчен фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар, сәнәгать билгеләнешендәге фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар чыгару), «Кама азык-төлек җайланмалары заводы» ҖЧҖдә (технологик суыткыч җайланмалар җитештерү) булды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «№3 шәһәр поликлиникасы» ДАСУда булды . Поликлиникага капиталь ремонт ясалган, капремонт 2017 елның апрелендә башланган, 2017 елның декабрендә тәмамланган. Моннан тыш, поликлиника өчен 21 млн сумга төрле диагностика җайланмалары сатып алынган. Поликлиника 61 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Көндезге стационар да бар (65 ятак).

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советы утырышында катнашты. Чара Балалар һәм яшьләр өчен №1 шәһәр иҗат сараенда узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларының товарларыннан һәм продукциясеннән күргәзмә оештырылган иде.

http://nabchelny.ru/news/30419

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев