Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылар актив сайлыйлар

Шәһәрдәшләребез сайлауларда актив катнаша. 18:00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, Комсомол районында - 73,65 % шәһәрдәшебез, ә Үзәк районда - 76,41%, Автозавод районында 73,76% кеше үз тавышын биргән. 2175 нче сайлау участогының рәисе, 23 нче мәктәпнең директоры Светлана Безбородова әйтүенчә, иртәнге сигездән үк сайлаучылар зур активлыкны күрсәтә башладылар: "Сайлау участоклары эшли...

Шәһәрдәшләребез сайлауларда актив катнаша. 18:00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, Комсомол районында - 73,65 % шәһәрдәшебез, ә Үзәк районда - 76,41%, Автозавод районында 73,76% кеше үз тавышын биргән. 2175 нче сайлау участогының рәисе, 23 нче мәктәпнең директоры Светлана Безбородова әйтүенчә, иртәнге сигездән үк сайлаучылар зур активлыкны күрсәтә башладылар: "Сайлау участоклары эшли башлау белән үк шәһәрдәшләребез актив килә башладылар. Без бюлетеньнәрне урнага салган беренче сайлаучыны котладык та, аңа татлык бүләк тапшырдык. Гомумән, сайлауга кешеләр күтәренке кәеф белән киләләр. Барысы да яхшы һәм тыныч уза. Беренче сәгатьләрдә участокларга күбрәк өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез килделәр: -Без иртә торабыз. Шуңа да сайлау участокларына да беренчеләрдән булып киләбез, - дип елмаеп сөйләде лаеклы ялдагы Людмила Осипенко. - Кәефләребез күтәренке. Сайлау - бәйрәмгә кебек барабыз. Илебезгә файда китерергә кирәк. Шуңа да тавыш бирергә актив йөрибез, - диде ул. Тагын бер шәһәрдәшебез Евдакия Приходченко да беренчеләрдән булып сайлауга килде: -Һәрбер сайлауга да йөрим. Бу безнең киләчәгебез өчен дә, илебез язмышы өчен дә мөһим, - диде ул. Көн уртасына участокларда яшьләр дә күренде: -Сайлауларга дүртәүләп килдек: мин, хатыным, кызым һәм улым. Балалар кечкенә булса да, аларны да сайлауларга алдык. Илебез тормышында бергәләп катнашабыз. Кәефләр күтәренке, бәйрәмчә, - дип әйтте 44 мәктәптәге сайлау участогына килгән шәһәрдәшебез һәм гаилә башлыгы Марат Салахов. -Кызганыч, әмма мин әлегә сайлауларда катнаша алмыйм. Яшем 16 гына. Әмма 18 җитү белән, һичшиксез, сайлауларга барачакмын. Минем дә ил язмышында катнашасы килә, - ди В.Д.Поташов исемендәге техник көллияттә укучы Полина Карачева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев