Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылар Бөтенросиия студентлар көнен бәйрәм иттеләр

Яр Чаллы студентлары беренчеләрдән булып Бөтенроссия студентлар көнен бәйрәм иттеләр. Күңелле чара 19 гыйнвар көнне "Батыр" үзәгендә үтте. Анда 600 дән артык автокала студенты катнашты. Шәһәребезнең югары һәм һөнәри уку йортларында белем алучы яшьләрне бәйрәмнәре белән котларга шактый гына кунаклар да килгән иде.

Алар арсында Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, аның урынбасары Александр Литвяков, Шәһәр советы депутатлары Эдуард Фаттахов, Николай Атласов, 7 нче чакырылыш РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогинаның ярдәмчесе Надежда Әбдрахманова, Шәһәр студентлары советының рәисе вазыйфаларын башкаручы Давид Арушанян, "Нур" яшьләр үзәгенең директоры Полина Трянина, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искендеров бар иде.

Концерт программасында Казан (Идел буе) федераль университеты, Педагогия көллияте, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты уку йортларының иҗат коллективлары чыгыш ясадылар. Шәһәребенең төрле югары һәм һөнәри уку йортларының җитәкчеләре барлык студентлары бәйрәм белән котлап теләкләрен дә җиткерделәр. Моннан тыш чарада Татарстан Республикасының "2016 ел студенты" премиясенең шәһәр этабында җиңү яулаган студентларын зурлау тантанасы да үтте. Әлеге бәйгедә 50 ләп студент төрле номинацияләрдә җиңүгә дәгъва итте.

Нәтиҗәдә, "2016 ел интеллекты" бәйгесенең җиңүчесе исеменә Яр Чаллыдагы Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы Елена Рассолова лаек булды. Техника көллияте студенты Нәфис Хаҗиев - "Ел спортсмены". Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының студены Алинә Хисматуллина "Ел журналисты" булып танылды. "Илның иҗади шәхесе" номинациясенең җиңүчесе - Яр Чаллыдагы Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Роберт Салахутдинов. "Елның иҗат коллективы" исеме Яр Чаллы сәнгать көллиятенең бию ансамбле "Татарстан"га тапшырылды. Яр Чаллыдагы Казан (Идел буе) федераль университетының "Молодежное радио"- "Ел студентлар ММЧ"сы булды. Моннан тыш әлеге югары уку йорты "Тулай торактагы студентлар үзидарәсе органы" номинациясе буенча да җиңүгә иреште. "Ел студентлар отряды" номинациясендә беренчелек Педагогия көллитенең "Happy Nation" отрядына бирелде. 2016 елда жәмәгать эшчәнлеге белән иң яхшы шөгыльләнүче булып ТИСБИ идарә итү университеты студенты Давид Арушанян танылды. Яр Чаллыдагы Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы Эльдар Хабибулин "Чит ил ел студенты" булды. "Елның иң яхшы студентлар проекты" булып Казан (Идел буе) федераль университетының интеллектуаль лигасы танылды. В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының "Пограничник" хәрби-патриотик клубы - елның иң яхшы "Студентлар иҗтимагый оешмасы" исеменә лаек булды.

"Студент елы" бәйгесенең "Гран-При"ен һәм 7 нче чакырылыш РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендиясен Медицина көллиятенең студентына Вероника Завьяловага тапшырдылар. Бәйрәмдә депутатның Инстаграмынада урнаштырылган видеода җиңүчене билгеләү мизгелен дә күрсәттеләр. Анда Әлфия Гомәровна конвертны ачып җиңүчене котлады. Моннан тыш ул студентларга мөрәҗәгать итеп, аларга куйган максатларыннан тайпылмыйча, тырышып укып, киләчәктә яңа үрләргә ирешүләрен дә теләде.

Бәйгенең җиңүчеләре һәм лауреатлары дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде. Чараны Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә ТР Студентлар лигасы, "Нур" яшьләр үзәге һәм "Шәһәр студентлар советы" оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев