Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылар “Равнение на Победу!” Халыкара яшь патриотлар слетында катнашалар

Идел буе федераль округы Россия Герое Ф. Кузьмин исемендәге Пермь кадетлар корпусы базасында "Җиңүгә йөз тотып! (Равнение на Победу!)" исеме астында яшь патриотларның XV Халыкара слеты үтә. Быел ул маршал Г.К. Жуковның 120 еллык юбилеены багышланган. Анда Суворов хәрби училищелары, лицейлары, кадетлар корпусы, патриотик клублар һәм берләшмәләр, гомуми мәктәпләрнең махсус...

Татарстан Республикасы командасы составында шәһәребезнең "Форпост" хәрби хәрәкәтенең ике вәкиле дә катнаша. Алар Е.Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллияте студенты Михаил Глушков һәм "Советлар Союзы герое Никита Кайманов имесендәге кадетлар мәктәбе"нең укучысы Алексей Сорокин.

Слетның төп чаралары өйрәнү-кырда узачак. Командалар үзләре белән таныштырып, хәрби спорт төрләре буенча эстафетада ярышачаклар. Монна тыш аларны иҗат лабораториясе, коралдан ату буенча әзерлек, туристик каршылыклар полосасы, йөзү буенча да эстафета көтә. Слет нәтиҗәләр 21 февраль көнне билгеле булыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев