Шəhри Чаллы

Чаллылы мошенниклар ятмәсенә капкан

Күпме генә кисәтсәләр дә шәһәрдәшләребез һаман да мошенниклар тозагына эләгә. Шушы көннәрдә 43 яшьлек ир-ат белдерүләр сайты аша снегоход сатып алырга була. Үзенә кирәкле модельне тапкач сатучы белән элемтәгә керә һәм 29 мең сум күләмендә акча күчерә. Сөйләшенгән вакытка снегоходы килеп ирешмәгәч зыян күрүче хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Алар сатучының...

Күпме генә кисәтсәләр дә шәһәрдәшләребез һаман да мошенниклар тозагына эләгә. Шушы көннәрдә 43 яшьлек ир-ат белдерүләр сайты аша снегоход сатып алырга була. Үзенә кирәкле модельне тапкач сатучы белән элемтәгә керә һәм 29 мең сум күләмендә акча күчерә. Сөйләшенгән вакытка снегоходы килеп ирешмәгәч зыян күрүче хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Алар сатучының Мәскәү өлкәсендә яшәвен ачыклыйлар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: