Шəhри Чаллы

Чаллылылар багги-автомобиль уйлап чыгарды. Ул нигә кирәк?

"Кванториум" балалар технопаркында шөгыльләнүчеләр "Ш.У.СТР.И.К." бөтенроссия фәнни-техник һәм инновацион иҗат конкурсында җиңү яулап, Татарстанны данладылар. Әлеге конкурста Россиянең 40 төбәгеннән 6-18 яшьлек 300дән артык бала катнашты. Аларның хезмәтләре судно төзелеше, материаллар, космос, нейротехнологии, IT-эшләнмәләр, авиотөзлеш номинацияләре буенча бәяләнде.

Шулай ук ирекле темага эшләнгән проектлар да читтә калмады. Нәкъ менә шунысы Чаллы укучыларына уңыш китерде дә. 14 яшьлек Тимур Трутнев һәм Кирилл Левин җиңүчеләр булды.

Алар жюри хөкеменә радио белән идарә ителә торган багги-автомобиль тәкъдим иттеләр. Модель коллектор двигателе һәм дымнан саклана торган электроника белән җиһазланган. Рамалы кузов өстәмә ныклык бирә. Багги сәгатенә 50 км тизлектә йөри, проект авторлары бу әле чик түгел, ди.

Шунысын да әйтергә кирәк, укучылар баггины кулдан эшләгәннәр. Проектны тормышка ашыру өчен Тимур белән Кириллга ярты елга якын вакыт кирәк булган. Конкурста җиңүчеләр 26-28 октябрьдә Сколковода узачак "Ачык инновацияләр" форумында бүләкләнәчәкләр.

Зөлфия ФОАТОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: