Шəhри Чаллы

Чаллылылар Мәскәүгә бәйрәм итәргә китә

Мәскәүнең "Коломенское" музей-тыюлыгында 22 июльдә Сабан туе үтәчәк. Кунакларны 11:00 сәгатькә чакыралар, чараны рәсми ачу тантанасы 13:00 сәгатькә планлаштырылган. Чаллы делегациясе Мәскәү Сабантуенда "Туган авылым" мәйданын оештырып, ул XX гасыр башындагы татар крестьян ишек алдын күрсәтәчәк. Анда ишек алды каралты-куралары белән агач йорт урнаштырыла.

Шулай ук биредә күн һөнәре, кәрзин үрү осталарының эшләре белән танышырга мөмкин һәм килүчеләр үзләре дә эшләп карый ала. Теләге булганнар ярминкәдә татар халкының һөнәр осталарның декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен алырга мөмкин, татар аш-суларының традицион ризыкларыннан авыз итә ала. Агымдагы елда чаллыларның игътибарын җәлеп иткән кече мәйдандагы печән кибәнен биредә дә кую күзаллана.

Татарстан мәйданчыгыннан тыш, монда башкортныкы да була. Стәрлетамак белән Мәләвез районнары делегатлары үзләренең ихатасын тәкъдим итә. Анда башкорт халкының көнкүреше һәм гамәли сәнгать күргәзмәләре урын ала.

Чаллылар бәйрәм кунакларына "Аулак өй" дигән театральләштерелгән тамаша (традицион уеннар, күңел ачулар, җыр һәм биюләр белән яшьләр утырулары) әзерләгән. 10.00 дән алып 16.00 сәгатькә кадәр Чаллы шәһәренең сәнгать осталарының "Без бит Чаллылар" дип исемләнгән кечкенә концерт мәйданчыгы эшләячәк. Бер үк вакытта 11.00-17.00 сәгатьләрдә Чаллы делегациясе халык милли уеннарын һәм ярышларын (капчык киеп йөгерү, күз бәйләп бүләк алу, капчык белән сугышу, балык тоту, йомырка салып йөгерү, милли көрәш) оештыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: