Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар праймеризга ашыга

Чаллыда "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирү өчен сайлау участоклары иртәнге сигездән эшли башлады. Шәһәребезнең 60нчы мәктәбендә дә әлеге сәяси чара актив төстә бара.

Ял көне булуга да карамастан шәһәрдәшләребез үз гражданлык бурычларын үтәргә ашыга. "Дәүләт Думасына үтәргә тиешле кандидатларны алдан белеп тору бик тә яхшы. Халык мәнфәгатьләрен алдан ук халык ышанычын яулаган кешеләр кайгыртырга тиеш", - ди бирегә тавыш бирергә килгән Әлфия ханым.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда сайлау участоклары иртәнге 8:00 кичке 20:00 кадәр эшли. Алдан тавыш бирүдә берегез дә читтә калмагыз. Үз участогыгызны беләсегез килсә әлеге сылтамага керегез - http://www.nabchelny.ru/news/20262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев