Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга бүләккә – “Музей төне”

20 май көнне шәһәребезнең тарих музее таңга кадәр эшләячәк. Музей төнен оештыручылар бик матур һәм эчтәлекле программа әзерли. Төнге кунакларны рыцарьлар, фокусчылар һәм интерактив тамашалар көтә. Шәһәр тарихы белән тирәнтен танышу белән беррәттән, шәһәрдәшләребез өчен үзенчәлекле мастер-класслар оештырыла. Курчак ясау, бизәнү эшләнмәләре әзерләү, пыялага рәсем төшерү осталары могҗизаи сәнгатьләренең серләре...

20 май көнне шәһәребезнең тарих музее таңга кадәр эшләячәк. Музей төнен оештыручылар бик матур һәм эчтәлекле программа әзерли. Төнге кунакларны рыцарьлар, фокусчылар һәм интерактив тамашалар көтә. Шәһәр тарихы белән тирәнтен танышу белән беррәттән, шәһәрдәшләребез өчен үзенчәлекле мастер-класслар оештырыла. Курчак ясау, бизәнү эшләнмәләре әзерләү, пыялага рәсем төшерү осталары могҗизаи сәнгатьләренең серләре белән таныштырачак. Шулай ук берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр, викториналар оештырыла. Ә фотога төшерүчеләр өчен интерактив фотобаннер белән эшләү мөмкинлеге тәкъдим ителә. Бу максаттан, сәүдәгәрләр кибете, борынгы татар һәм рус өйләре интерьерлары әзерләнә. Музей ишекләре 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр ачык, биредә барлык чаллылыларны кунакка көтәләр. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев