Шəhри Чаллы

Чаллылыларны диспансерлаштыру үтәргә чакыралар

Сәламәтлекне кайгыртып яшәгез, дип көн дә әйтеп торуга карамастан, авыручылар саны бер дә кимеми. Кайсы гынә шифаханәгә кереп карама - һәр җирдә табиблар янына чират. Уйлап карасаң, еш кына ак халатлы белгечләр янына эләгүгә үзебез үк гаепле. Вакытында беркетелгән шифаханәләрдә тикшерүләр генә узып торсак та, организм безгә рәхмәтле булыр иде.

Табиблар да һәрвакыт шуны искәртә. Шифаханәләрдә моның өчен ел да бушлай тикшерүләр - диспансерлаштыру үткәрелә. Мәсәлән, быел әлеге мөмкинлектән 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921, 1918 елларда туганнар файдалана ала.

Диспансерлаштыру - инфекцияле булмаган яңа хроник авыруларны ачыкларга, чирләрне дәвалап, аның барышын күзәтеп торырга ярдәм итә. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә шикәр диабеты, яман шеш һәм йөрәк-кан системасы авырулары киң таралган. Һәр тикшерү барышында табиблар авыруның барышын күзәтеп, аны дөрес итеп дәвалау буенча чаралар күрәләр. Тикшерүләр ике этапта уздырыла. Беренчесендә кеше сәламәтлеге буенча гомуми мәгълүмат җыела, скрининг ясала. Аның буенча табиблар нәтиҗәләр чыгара. Авырулар ачыкланган вакытта, табиблар тикшерүнең икенче этабын үткәрү турында хәл итә. Мисал өчен, узган елны шәһәребезнең 88500 кешесе диспансерлаштыру үтте. Шуларның 23800 е тикшерүнең икенче этабын узуга җибәрелгән булган. Быел мондый тикшерүләрне 87847 чаллылылы узар дип планлаштырыла. Шуларның 21-36 яшьтәгеләре - 31 988 кеше, 39-60 яшь аралыгындагылары - 39839 кеше һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр 16020 кеше. Агымдагы елның ике ае эчендә диспансерлаштыруны 13068 кеше инде узган. Шуларның 2859 ы тикшерүнең икенче этабына җибәрелгән.

- Диспансерлаштыру үктәрү өчен шәһәребездә барлык чаралар да каралган. Аны узарга тиешле кешеләр исемлеге әзерләнеп, шифаханәләр буенча таратылган. Һәр медицина оешмасы белән үткәрелергә тиешле лаборатор һәм инстументаль тикшерүләр күләме дә билгеләнгән. Шифаханәләрдә атналык мониторинг эшләре алып барыла, - дип сөйләде Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев.

Медицина тикшерүләрен үткән кешеләрне, гадәттә, өч диспансер төркемнәре буенча билгелиләр. Беренче төркемгә сәламәт кешеләр керә. Ягъни исеменнән күренгәнчә, монда, медицина тикшерүләрен узып, бернинди дә авыру ачыкланмаган кешеләр билгеләнә. Икенче төркемгә хроник авырулары булган, әмма җитди өзлегүләре булмаган, тулы тормыш алып барган кешеләрне кертәләр. Өченче төркемдә - дәвалауга мохтаҗ авырулар. Әйтергә кирәк, агымдагы ел тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәребездә 4078 кеше сау-сәламәт дип табыла. Хроник авыруларны җиңел кичерүчеләр саны 3059 кеше. Дәвалануга мохтаҗлар саны 5931 кешене тәшкил итте. Өстәмә тикшерүгә 69 авыру җибәрелгән, дип сөйләде Олег Сабаев.

Гомумән, диспансерлаштыру авыруларны ачыклау, дәвалау, үлем очракларын киметүне максат итеп куя. Моннан тыш алар инвалидлыкка һәм иртә үлемгә китерүче хроник авыруларның тууына тәэсир итүче төп факторларны да ачыкларга ярдәм итә.

Чаллылылар арасында еш күзәтелгән авырулардан Олег Сабаев эндокрин системасы, йөрәк-кан һәм матдәләр алмашы системасы бозылуга бәйле авыруларны, шикәр диабеты, эчәк авыруларын билгеләп үтте. Аларны дәвалап була. Иң мөһиме, вакытында шифаханәгә мөрәҗәгать итеп, тиешле савыктыру курсын узу. Шуңа да диспансерлаштыру узу исемлегендә туган елыгызны күрсәгез - иренмичә шифаханәләргә барып тикшерелегез! Үзегез белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисын, СНИЛСны да алырга онытмагыз. Шифаханәнең регистратурасына мөрәҗәгать итегез. Андагы шәфкать туташлары тикшерүләр алып барыла торган кабинетларны табарга ярдәм итәчәкләр.

Сәламәтлегезгә битараф булмагыз. Авыруны дәвалауга караганда, аны алдан кисәтү күпкә җиңелрәк икәнен дә онытмагыз.

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: