Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң яхшы тәрбиячесе 95 нче“Балкыш” балалар бакчасында эшли

Чаллының Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесенә йомгак ясадылар. Аның максаты - ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се һө­нә­ре­нең со­ци­аль дә­рә­җә­сен кү­тә­рү, пе­да­гог­лар­ның ос­та­лык­ла­рын арт­ты­ру. Бәйгедә барлыгы 146 тәрбияче катнашты. Әмма аларның 9 гына финалга чыкты. Бәй­ге­ өч этаптан торды. Беренче турда тәр­би­я­че­ләр үз­лә­ре ту­рын­да мәгъ­лү­мат, портфолиоларын һәм "Тәр­би­я­че:...

Чаллының Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесенә йомгак ясадылар. Аның максаты - ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се һө­нә­ре­нең со­ци­аль дә­рә­җә­сен кү­тә­рү, пе­да­гог­лар­ның ос­та­лык­ла­рын арт­ты­ру. Бәйгедә барлыгы 146 тәрбияче катнашты. Әмма аларның 9 гына финалга чыкты.

Бәй­ге­ өч этаптан торды. Беренче турда тәр­би­я­че­ләр үз­лә­ре ту­рын­да мәгъ­лү­мат, портфолиоларын һәм "Тәр­би­я­че: һө­нәр­ме әл­лә сә­ләт­" те­ма­сы­на ба­гыш­лан­ган эс­се җибәрделәр. Аның буенча 17 тәр­би­я­че икен­че этап­ка сай­ла­нып алын­ды. Алдагы турда катнашучылар башка бакчаларда тәрбияләнүче балалар коллективы белән эшләп, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең финалы бүген, 2 февраль көнне Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үтте. Анда тәрбиячеләр мастер-класс күрсәтеп, сорауларга җавап бирделәр.

Тәрбиячеләрнең эшен мәртәбәле жюри әгъзалары тикшереп барды. Алар составында Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов, Мә­га­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се­нең мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү бү­ле­ге баш­лы­гы Еле­на Один­цо­ва, педагогия фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогия универститетының педагогия һәм психология кафедрасының доценты Татьяна Гарнышева, Педагогия көллиятенең педагогика һәм психология кафедрасы мөдире Әлфия Разова, Чаллы шәһәре мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасының баш белгече Лариса Козина, "Машенька" балалар бакчасының җитәкчесе Елена Шакирова, "Машенька" балалар бакчасының ата-аналар комитеты рәисе Әлфия Усманова бар иде.

Финалның беренче өлешендә - мастер-классларда конкурсантлар авторлык программаларының эчтәлеген ачып биреп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өйрәтүнең һәм үстерүнең конкрет методик алымнарын күрсәттеләр. Соңыннан билгеләнгән темага чыгыш ясап, сорауларга да җавап биредләр.

Нәтиҗәдә, "Ел тәрбиячесе-2017" исеменә 95нче "Балкыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Киршина лаек дип табылды. 17 нче "Лесная сказка" балалар бакчасы тәрбиячесе Алевтина Шамшурина - II дәрәҗә, 94нче "Лилия" балалар бакчасының тәрбиячесе Рәзинә Хасанова III дәрәҗә дипломнарына ия булдылар. Җиңүчеләргә - 50, 45, 40 мең сум, номинантларга 15әр мең сум акчалата бүләк тапшырылды. Моннан тыш Чаллы шәһәре мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасының баш белгече Лариса Козина оешманың рәисе Флорит Хәлиуллин исеменнән Ирина Киршинага теплоходта өч көнлек туристик сәяхәткә сертификат тапшырды. Бәйгенең калган катнашучылары да бүләксез калмады. Алар шәһәр кибетенә сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев