Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң зур мәктәбендә сайлаулар беренче тапкыр оештырыла

Шәһәребезнең 41 нче урта белем бирү йортында сайлалулар әле беренче тапкыр гына оештырыла. Чөнки әлеге мәгариф учреждениесе бу уку елында гына ачылды һәм ул Чаллыда иң зур мәктәп булып исәпләнә. Шуңа да биредә берьюлы 3 сайлау участогы эшли (№2060, №2061, №2062).

Якын тирәдә яшәүчеләрнең күпчелен яшь гаиләләр тәшкил итә һәм алар, буран булуына да карамастан, сайлауга хәтта балаларын да ияртеп киләләр. Әнә шулай әти-әниләре аларга, кечкенәдән үк үз гражданлык вазыйфаңа, җитди карарга да өйрәтәләр.

Мәктәптә исә сайлаучыларга барлык уңайлыклар да тудырылган. Бернинди ыгы-зыгы да, буталчык та сизелми. Һәр килгән кешегә белгечләр үз участокларына юлны күрсәтеп, аңлатып торалар. Шулай ук, биредә берничә урында сәүдә нокталары да оештырганнар.

Моннан тыш, мәктәптә "Айданавыборы" (Әйдәгез сайлауга) марафоны кысаларында махсус фотозона да эшли. Анда һәр сайлаучы килеп фотога төшә һәм соңыннан, үз сурәтен интернетка куеп, бүләк тә ота ала. Төгәлрәк әйтсәк, фотоны #Айданавыборы хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Сурәтнең кайсы шәһәрдә һәм нинди сайлау участогында төшерелүен дә күрсәтү мөһим. Барлык эшләр дә айданавыборы.рф сайтында чыгачак һәм җиңүчеләрне лайклар саны буенча билгеләячәкләр. Нәтиҗәләрне 26 мартта игълан итәчәкләр.

Илшат Солтанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев