Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыларга ВИЧ ка тест узарга тәкъдим итәләр

8 декабрьдә, эшче яшьләр лигасының КВН финал уеннары кысаларында, Яр Чаллыда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм ВИЧ профилактикасына юнәлдерелгән акция узачак.

Акциянең оештыручылары -  Яр Чаллы Башкарма комитеты ярдәме белән "Яңа гасыр" коммерцияле булмаган оешмасы һәм Республика СПИД үзәге (Казан шәһәре).

"КАМАЗ" мәдәният сарае холлында уен көнендә (17:00 сәгатьтә башлана) ВИЧка экспресс-тестны түләүсез һәм аноним үтү һәм авыруны профилактикалау турында һөнәри консультацияләр алу мөмкинлеге бар.Экспресс-тест нәтиҗәләре 10-15 минут эчендә әзерләнә.

Шундый ук акция быел 21 ноябрьдә Яр Чаллы политехника көллиятендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан узды. Көллиятнең 200 студенты өчен профилактик лекция үткәрелде. Чара ахырында 60ка якын студент ВИЧка аноним һәм түләүсез экспресс-тест уздылар.

 

http://nabchelny.ru/news/34664

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев