Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылы авыр атлетика буенча Россия чемпионы булды

Ростов-на-Дону шәһәрендә авыр атлетика буенча Россия Чемпионаты уза.

Ул 1-10 ноябрьдә Ашхабадта узачак Дөнья чемпионатына сайлап алу туры буларак үткәрелә.

62 кг га кадәр авырлык категорияседәге турнирда Чаллыдан яшь спортчы Зөлфәт Гәрәев катнашты. Ул 285 кг авырлыкны күтәреп, чемпион исеменә лаек булды.

Зөлфәт Киров өлкәсендәге Ямул авылында туган, шунда ул 8 яшьтән авыр атлетика белән шөгыльләнә башлаган. 2012 елда спортчы гаиләсе белән Чаллыга күченеп килгән һәм Чаллы «Заря» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Марат Мадияров җитәкчелегендә шөгыльләнә башлаган.

 

http://maydan.tatar/challyly-avyr-atletika-buencha-rossiya-chempiony-buldy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев