Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылы Менделеевск якларында коррупция белән көрәшә

Менделеевск районы башлыгы, Чаллы егете Радмир Беляев үз командасына белгечләр туплауны дәвам итә.

Ул Рөстәм Сабитовны коррупциягә каршы көрәш һәм хокук саклау органнары белән эш буенча үзенең ярдәмчесе итте. Рөстәм Сабитов Чаллы башкарма комитеты административ-территория инспекциясендә баш белгеч булып эшләгән иде. 

Моңа кадәр Радмир Беляев Менделеевск мәгариф системасы эшен яхшырту максатыннан, озак еллар Чаллы мәгариф өчен җаваплы җитәкче, Чаллы дәүләт педагогия университетының экс-ректоры Фәйрүзә Мостафинаны хезмәттәшлеккә чакырган иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең кешеләр