Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар агачлар утыртуда һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда катнаша

Яр Чаллыда шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерү буенча чаралар дәвам итә. Бүген аларда 366 оешмадан 4700 кеше катнашты.

Яр Чаллыда шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерү буенча чаралар дәвам итә. Бүген аларда 366 оешмадан 4700 кеше катнашты. Шуның кысаларында 207 га чистартылган, 455 куб. метр чүп җыелган һәм чыгарылган. 1159 агач һәм куак утыртылган. Башкарма комитет, муниципаль учреждениеләр, Үзәк райоын хакимияте хезмәткәрләре  "Горзеленхоз" белән берлектә, Халыклар Дуслыгы проспекты буенча агачлар утыртуда һәм Тынычлык проспектында яфрак җыюда катнаштылар.

«11 комплекс», «Кама 38», «Прибрежный 36», «Майдан 12», «Центральный 16», «Надежда 18» ТИҮ рәисләре белән берлектә 11/09, 36/6-2, 12/16, 18/15, 18/11, 18/12, 18/10, 18/02, 12, 16 һәм 38 комплекстагы торак йортлар яны территорияләрен чистарттылар. Шулай ук чаллылылар декоратив куаклар һәм күпьеллык чәчәкләр утырттылар.

 

Шулай ук чәршәмбе өмәсендә идарәче компанияләр, предприятиеләр һәм оешмаларның актив катнашуын билгеләп үтәргә мөмкин: «Пятерочка», «Камилла», «Рөстәм» (47/07), «Шатлык» (54 комплекс) кибетләре, «Омега» сәүдә үзәгендә чәчтарашханә (47/17).

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38303

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев