Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар авиаһәлакәттә зыян күрүчеләр истәлегенә чәчәкләр сала

Азатлык мәйданында шәһәр мэриясе бинасы янында вакытлы мемориал урнаштырылган, анда Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәтендә һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салырга, шәмнәр кабызырга мөмкин.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, шәһәрнең өч районы башлыклары, Башкарма комитет идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, мемориал янына чәчәкләр куеп, һәлак булганнарның якыннарының кайгыларын уртаклаштылар.
Ирина Сәгыйдуллина билгеләп үткәнчә, барлык шәһәр һәм республика хезмәтләре гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү эшенә җәлеп ителгән. «Бу бик зур фаҗига. Без һәлак булганнарның гаиләләренең кайгыларын уртаклашабыз, аларга сабырлык телибез», - диде ул.
«Ата - аналар балаларын югалтмаска тиеш», - диде Фәрид Салахов, кайгы уртаклашу сүзләрен җиткереп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига