Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар бала хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация ала алачаклар

1 октябрьдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Казанда гражданнарны кабул итәчәк.

1 октябрьдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Казанда гражданнарны кабул итәчәк. Чаллылыларның да сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге бар. Халыкның актуаль сорауларына шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмира Абашева һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева җавап бирәчәк.

Катнашырга теләүчеләргә (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) уза.

 

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38049

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев