Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өйдән тавыш бирә алачак

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлау узачак.

Сайлау хокукына ия булган гражданнарга илебезнең 450 депутаттан торган иң югары закон чыгару органын формалаштырырга туры киләчәк.
Сайлаулар катнаш сайлау системасы нигезендә гамәлгә ашырыла: партия исемлекләре (225 депутат) һәм бер мандатлы округлар (225 депутат) буенча. Ягъни сайлау участогында чаллылылар һәм шәһәр кунаклары ике бюллетень алачак. 
Яр Чаллы шәһәре 29 нчы Яр Чаллы сайлау округы составына керә, анда тагын 5 муниципаль район керә: Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай. Бу округ буенча депутатлыкка сигез кандидат теркәлгән.
Һәр сайлау участогында сайлау комиссиясе әгъзалары, күзәтүчеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен дә, тавыш бирүдә катнашучы гражданнар өчен дә шәхси саклану чаралары кулланып (битлекләр, дезинфекция чаралары, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар), барлык саклык чаралары күрелгән.
Һәр сайлау участогы термометрлар белән җиһазландырылган, участок сайлау комиссияләре әгъзалары, тавыш бирүдә катнашучылар һәм бинаны эшкәртү өчен антисептик чаралар белән тәэмин ителгән. Тавыш бирү өчен бүлмәләр көн саен эшкәртеләчәк. Шәһәрдә барлыгы 173 сайлау участогы җиһазландырылган.

Моннан тыш, теләге булган һәркем өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен сайлау участогына шалтыратырга һәм яшәү адресы белән уңайлы вакытны хәбәр итәргә кирәк. Бинадан тыш тавыш бирү турында гаризалар һәм мөрәҗәгатьләр 19 сентябрнең 14 сәгатенә кадәр кабул ителә. Өйдә тавыш биргәндә шулай ук шәхси саклану чараларын кулланып барлык саклык чаралары да үтәләчәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021

2
X