Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар иске стиль буенча Яңа елны каршыладылар

Автозавод районында яшәүчеләр өчен Җиңү паркы мәйданчыгында «Иске Яңа ел кебек» бәйрәм программасы оештырылды.

Бәйрәмдә катнашучыларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Район халкының һәм шәһәр кунакларының якты чыгышлары белән «КАМАЗ» мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары шатландырды.
Шәһәр 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сарае һәм “Комсомолец” спорт мәктәбе педагоглары оештырган күңелле эстафеталарда һәм конкурсларда балалар да, өлкәннәр дә катнашты.
Комсомол районында «Энергетик» мәдәният йорты каршында «Мир в ожидании чудес» концерт программасы узды, анда популяр артистлар һәм «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективлары катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады. Бәйрәмгә килүчеләр яңа ел бәйрәмнәре атмосферасына тагын бер кат чума алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм

2
X