Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар КАМАЗның 50 еллыгына багышланган театральләштерелгән спектакльләр тәкъдим итәчәк

Яр Чаллыда «Аларның энтузиазмы һәм энергиясе» театральләштерелгән спектакльләргә шәһәр конкурсының сайлап алу этабы башланды.

Чара «КАМАЗ» автогиганты төзелешенең 50 еллыгына багышланган. Конкурста эшче һәм студент яшьләре командалары, хезмәт ветераннары, комсомоллар – шәһәрнең беренче төзүчеләре һәм шәһәр мәктәпләре командалары катнаша. Катнашучылар автогигант һәм шәһәр төзелеше белән бәйле булган кешеләр тарихын, комсомол төзелеше тарихын чагылдырган театральләштерелгән күренешләр  әзерләгәннәр. Спектакльнең озынлыгы 5-7 минут.

 

 

 

Жюри хөкеменә спектакльләр 29 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә "Шатлык" яшьләр үзәгендә конкурс финалында тәкъдим ителәчәк.

 

 

Фестивальнең Гала-концерты 9 декабрьдә 17:00 сәгатьтә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның театр залында узачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38788

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев