Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар Казахстан Президентына “Адымнар” мәктәбен күрсәтергә тели

"Дәүләт башлыгына шәһәрдәге иң мөһим һәм истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк" - ди алар.

Чаллыга Каханстан Президенты килү уңаеннан шәһәрдәшләребез арасында сораштыру үткәрдек. “Кунагыбызга калабызның кайсы урыннарын күрсәтер идегез?” - дигән сорауга алардан түбәндәге җавапларны алдык.

 

Зөлфия Газизова, шәфкать туташы:

- Дәүләт башлыгына, гадәттә, шәһәрдәге иң мөһим һәм истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк дип саныйм. Мисал өчен: заманча торак объектларын, орган залын, татар дәүләт драма театрын, балалар өчен спорт биналарын, яңа төзелгән мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен...

 

Гөлназ Таипова, тәрҗемәче:

- Җәй булса, мәртәбәле кунакны Тукай Яр буена, Гренада паркына алып барырга булыр иде. Объектларга килгәндә, шәһәребез үсешен тәэмин итеп торучы төп предприятие - КАМАЗ заводын күрсәтер идем. Шулай ук калабызның үзенә күрә бер бизәге булып торган Бизнес-үзәк бинасы да игътибарга лаек. Аның түбәсендә карашың белән бар шәһәрне колачалап алырлык күзәтү мәйданчыгы бар.

Быел гына төзелеп сафка баскан һәм берьюлы берничә телдә белем бирү эше оештырылган «Адымнар» мәктәбе дә кунагыбызда зур кызыксыну уятыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: президент