Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Хәтер шәме» акциясенә кушыла

22 июнь«Хәтер көне»нә багышланганмемориаль чаралар кысаларында Яр Чаллының Боровецк бульварында 21 июнь көнне 21:00 сәгатьтә «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе уза.

Анда иҗтимагый оешма вәкилләре һәм барлык битараф булмаган чаллылылар катнашачак. Килүчеләр хәтер шәме кабызып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алачак.
Моннан тыш, барлык теләүчеләргә «Кызыл канәфер» акциясенә кушылырга мөмкин. Һәр кеше үзе теләгән суммага «Кызыл канәфер» значогы сатып алып, хәйрия чарасына өлеш кертәчәк. Җыелган акчалар хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга бирелә.
Чарага килә алмаучылар сугыш корбаннарын өйләрендә шәм кабызып искә алырга тиеш.

 

http://nabchelny.ru/news/32408

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев