Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар ХVII гасыр Коръәнен күрә алачак

Изге Рамазан ае хөрмәтенә Яр Чаллы Мөхтәсибәте ярдәме белән 16 майдан 15 июньгә, 9:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Казан Кремле» Казан тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыентыкларыннан «Коръәндә — гармониягә тарту көче» дигән данлыклы күргәзмә оештырыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Чаллылылар XVII гасырдан башлап Коръәннең гарәп басмаларындагы тарихи әһәмиятле һәм сәнгати-бизәлештәге кулъязмалары бай коллекциясенең уникаль өлешен күрә алачак. Шулай ук рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның шамаилләре, «Хәләл-Үзәк»нең сувенир һәм басма продукциясе, «Sabr» мөселман киемнәре тәкъдим ителәчәк.

Экспозиция вакытында «Кыйбла» дини программасы трансляцияләнәчәк.

Керү бәясе 100 сум, укучылар һәм студентлар өчен ташламалар каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев