Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында белешмә ала ала.

Җиде төр белешмәне хәзер, гариза бирү урынына бәйсез рәвештә, күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында алырга мөмкин. Билгеле ки, әлеге яңалык Чаллыга да кагыла. Бу хакта үзәкнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әйтик, документка Казанда заказ биреп, бер айдан кеше  Чаллыда булса, шуңа бәйле рәвештә, ул аны яшәү урыны буенча алырга мөмкин. Элегрәк, КФҮ хезмәт күрсәтү стандарты буенча, гариза бирүче аны заказ биргән җирдә генә  ала иде.
Шунысында әйтергә кирәк, белешмәләрне барлык хезмәтләр буенча түгел, ә җиде пункт буенча гына алырга була. Алар:
Пенсия күләме һәм башка түләүләр турында, хезмәт эшчәнлеге, кешене пенсия алды яше категориясенә кертү турында белешмәләр бирү, салым, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентлар буенча исәп-хисапларның торышы буенча белешмә бирү турында соратып алу, хөкем ителгәнлек булу (булмау) турында, наркотик матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тарту турында белешмә бирү, иминләштерелгән затларга индивидуаль шәхси счетның торышы турында мәгълүмат бирү.
Документларны әзерләү вакыты 30 көнгә кадәр тәшкил итә. Әлеге исемлектән әзер белешмәне республиканың 60 күп функцияле үзәгенең теләсә кайсысында бастыралар.

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев