Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар маунтинбайк буенча ярышларда катнаштылар

"Яр Чаллы" спорт мәктәбе территориясендә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге беренчелегенә кросс-кантри дисциплинасында маунтинбайк буенча ярышлар узды. Ярышларда 2010 елдан 2002 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 130 спортчы катнашты.

2009 елда туган һәм аннан яшьрәк иң кечкенә спортчылар арасында 2 км дистанциядә Артур Байкалов («Яр Чаллы» спорт мәктәбе) иң яхшысы дип табылды.
2007-2008 елгы яшь категориясендә 4км дистанциядә ярышу буенча Диләрә Шәймәрданова («Виктория» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе) һәм Алмаз Хәйруллин («Яр Чаллы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе) җиңүче булдылар.
2005-2006 елгылар арасында Лиана Касыймова һәм Булат Гафиятов («Яр Чаллы»спорт мәктәбе) беренче булдылар.
2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк кызлар арасында 6 км дистанциягә беренче булып Югары Яркәй авылы кызы Дания Фәтхелисламова чыкты.
2003-2004 елгы егетләр арасында 10км дистанциясендә Артур Юнысов («Яр Чаллы» спорт мәктәбе вәкиле) беренчелекне яулады.
2002 елгы һәм аннан өлкәнрәк егетләр арасында 12 км дистанциядә Константин Балышев («Яр Чаллы» спорт мәктәбе) иң өлкән яшьтәгеләр төркемендә иң яхшысы дип табылды.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35287

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев